Актаныш спорт мәктәбенең шахмат бүлеге укучылары республика, Россиякүләм бәйгеләрдә бик күп җиңүләр яулый.
Уңышларның нигезен остаз һәм укучының системалы һәм ныклы шөгыльләнүе тәшкил итә. Актаныш спорт мәктәбенең остаз-укытучысы Фәһим Галимов бу уңайдан зур тәҗрибәгә ия. Күптән түгел ул “Кама аръягы гран-при” шахмат турнирлары сериясе җиңүчесен тәрбияләгән өчен Татарстан Республикасы Шахмат федерациясе дипломы белән бүләкләнде.
Нет комментариев