Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Прайм-лига 2015»: Россия көнендә Актанышта футбол матчы узды

12 июнь - Россия көнендә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе "Прайм-лига" кысаларында футбол матчы үткәрде. Мондый чаралар Россия көнендә бөтен Татарстан буенча уздырылды. Бердәмросслылар шул рәвешле праймеризларга йомгак ясый. Праймеризларда катнашучыларга каршы сайлаучылар һәм җирле массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган командалар очрашты. Матч Актанышның республика программасы буенча төзелгән универсаль...

12 июнь - Россия көнендә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе "Прайм-лига" кысаларында футбол матчы үткәрде. Мондый чаралар Россия көнендә бөтен Татарстан буенча уздырылды. Бердәмросслылар шул рәвешле праймеризларга йомгак ясый. Праймеризларда катнашучыларга каршы сайлаучылар һәм җирле массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган командалар очрашты. Матч Актанышның республика программасы буенча төзелгән универсаль спорт мәйданчыгында узды.
Уен башланганчы, тәнәфес вакытында һәм уен тәмамлангач, үзешчән сәнгать артистларының чыгышлары яңгырады.
Футбол уены выборщиклар һәм җирле массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган команда файдасына 6:3 исәбе белән тәмамланды.
Иң яхшы уенчылар дип түбәндәгеләр танылды:
кандидатлар арасында - район башлыгы Фаил Камаев, РУЭС җитәкчесе Ренат Хәернасов,
выборщиклар арасында - 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе укытучылары Альберт Мансуров һәм Руслан Сафиуллин.
Катанышучыларга диплом һәм медальләр тапшырылды. Ә иң яхшы уенчылар шулай ук истәлек бүләкләренә дә ия булдылар.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев