Спорт бәйрәме якынлаша: Актанышта Физкультурачылар көне программасы
8 августта илебез буенча һөнәри бәйрәм – Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Актаныш районында әлеге датага багышланган тантаналы чаралар өч көн дәвам итәчәк. Төп мәйданчыклар һәм чаралар турында тулырак мәгълүмат тәкъдим итәбез.
- 6 август көнне стадионда балалар бакчалары нәниләре арасында Физкультурачылар көненә багышланган җиңел атлетика ярышлары узачак. Катнашучыларны теркәү 9:00 сәгатьтә башлана, ярышлар 10:00 сәгатьтә старт ала.
- 7 август көнне Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбендә «ГТО» мәйданчыгын ачу тантанасы булачак. Шул ук көнне 15:00 сәгатьтә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә спорт конференциясе үткәрелә.
- 8 август көнне Иске Идел ял паркында пляж волейболы ярышлары оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев