Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татар Суыксуы җирлегендә спортны яраталар

Яңа Кормаш егетләре футбол уйнарга оста булса, Татар Суыксуыныкылар волейболга маһир. Хоккей ярышларында исә җыелма команда боз кыздыра. Яңа Кормаш егете, әфганчы Илдар Хафизов истәлегенә инде дистә елдан артык оештырылучы шашка-шахмат турниры күптән авыл ярышы дәрәҗәсен үтеп, күрше район һәм шәһәрләрдән килүчеләрне дә үзенә җыя. - Безнең җирлектә спортка караш...

Яңа Кормаш егетләре футбол уйнарга оста булса, Татар Суыксуыныкылар волейболга маһир. Хоккей ярышларында исә җыелма команда боз кыздыра. Яңа Кормаш егете, әфганчы Илдар Хафизов истәлегенә инде дистә елдан артык оештырылучы шашка-шахмат турниры күптән авыл ярышы дәрәҗәсен үтеп, күрше район һәм шәһәрләрдән килүчеләрне дә үзенә җыя.
- Безнең җирлектә спортка караш ихлас, - ди авыл башлыгы Рәсүл Харисов. - "Үзеңә сәламәтлек бүләк ит!" дигән девиз астында эшлибез, өстән кушканга мәҗбүри рәвештә түгел, ярышларда бик теләп, спортның файдасын аңлап, сөенә-сөенә катнашабыз.
Җирлектә ГТО нормаларын тапшыру, чаңгы, теннис, волейбол ярышлары, Нәүрүз бәйрәмендә спорт бәйгеләре уздыру - даими оештырылучы чаралар. Узган ел авыл җирлекләре арасында барган рейтингта спорт буенча җиңүче исемен яулаулары да шуңа дәлил. Дөрес, быел да кышкы спартакиадада гомуми нәтиҗәләр буенча I урынга дәгъва кылган алар, әмма, үзләре әйткәнчә, ниндидер аңлашылмаучылык белән IIгә калганнар. Шулай да, күңелсезләнергә вакыт юк - алда яңа ярышлар, яңа бәйге-чаралар. Шуларның берсе - авыл халкының горурлыгы, районда гына түгел, республикада танылган шәхес - РСФСРның атказанган табибы Миңзифа Исламова истәлегенә алтынчы тапкыр оештырылган чаңгы ярышлары биредә 18 март көнне үтте. 42 ел дәвамында авыл халкы саулыгы өчен көрәшкән, бүген "Зифа" шифаханәсе сыйфатында хезмәт күрсәтүче мәһабәт бинаны салдырып, эшләтеп җибәрү өчен көчен һәм вакытын кызганмый тырышкан данлыклы табибә Миңзифа Гаяз кызы үзе дә чаңгыда шуарга яраткан, сәламәт тормыш рәвешен тарату өчен күп көч куйган. Чарада мәктәп укучылары да, авыл халкы да теләп катнашты. Миңзифа ханымның уллары Айзат белән Салават та, җирлек башлыгы Рәсүл Харисов белән Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов та чаңгыга бастылар. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнде.
ФОТОЛАР МОНДА
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев