Әчегә коймак тәмле була!
Әчегә коймак пешерү өчен 1 литр сөт, 3 йомырка, 60 грамм сыер мае, 60 грамм шикәр комы, тәменчә тоз, 10 грамм коры чүпрә, 400 грамм он кирәк.
Сөтне җылытасың, йомырка, шикәр комы, тоз, май, чүпрә салып болгатасың. Аннан әкрен-әкрен генә он салып, төерләре беткәнче болгатасың. 1 сәгатькә кабартырга калдырасың.
Әче коймакка ясалган камырны кабарганда болгатырга ярамый. Аннан камырны кызган табага салып, ике ягы да матур булып кызарганчы пешерәсең.
Кабарып пешсен өчен камырны куерак ясарга, тишекле-тишекле булсын өчен болгатмыйча, өстән генә салып барырга кирәк.
Коймаклы чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев