Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Әйдәгез, җәйге катык оетабыз

Хәзер катыкның кибетләрдә төрлесе бар. Шулай да сыер сөтеннән үзең оетканга җитми инде!

Әйдәгез, авылның тәмле сыйларын онытмыйк, үзебез дә катык оетып карыйк әле.


Кирәк: 1 литр сөткә 100г оеткы.
Аертмаган сөтне, кайнатып суыталар, өстенә аерым савытта әйбәтләп болгаткан оеткы (салкын катык) салалар. Аннары сөтне болгаталар һәм, селкетмичә генә, савытны җылы әйбер белән төреп куялар. Бүлмә җылы булса, 6-8 сәгатьтән катык әзер була, аны салкын урынга куялар.


Катыкны чөгендер яисә чия белән дә оеталар. Юган чөгендерне пешереп әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар; чиянең башта төшен алалар, аннары кашык белән изәләр. Чөгендерне кайнар сөткә оеткыга кадәр салалар.


Катык тәмлерәк һәм туклыклырак булсын өчен, оеткы белән бергә, сөткә бер стакан каймак та салырга була.


Катык ачырак яисә төчерәк булырга мөмкин. Төчерәк катыкны үзен генә ашыйлар, ачырак катыкны ашка каталар.


Хуҗабикәләр, ә сез катык оетуның нинди ысулларын беләсез?


Чыганак: «Татар халык ашлары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев