Тәмле булсын!
Алма һәм каймак бәлешләрен яратучыларга җайлы гына әзерләнә торган татлы пирог рецепты
Камыр өчен кирәк: 500 грамм он, 180 грамм ак май, 200 грамм кибет кайма- гы, тәменчә тоз.
Эчлек өчен кирәк:
3 алма, 300 грамм кибет
каймагы, 2 йомырка, 200
грамм шикәр комы, 4 аш
кашыгы он.
Иң элек йомшак кына
итеп камыр басарга. Анна-
ры камырны җәеп, таба-
га куярга, ә кырыйларын
таба биеклегендә күтәртеп
калдырып, артыгын кисеп
алырга.
Алмаларны нәзек итеп
турарга һәм табадагы ка-
мыр өстенә тезәргә.
Шуннан соң каймакка
йомырка, шикәр комы, он
(яки крахмал) салып бутарга
һәм әлеге сыек масса белән
алмаларны капларга.
Каймаклы алма пиро-
гын газ мичендә 180 гра-
дуста 50 минут тирәсе пе-
шерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев