Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Яңа бәрәңгене тәмле дә, файдалы да итеп әзерлибез

Мичтә тәмлерәк була!

 

Пергамент кәгазьгә төреп пешерелгән бәрәңге тәмле һәм файдалы ризык.  Өстәвенә, ул ит һәм балык ризыклары янына бик яхшы гарнир да булачак.

Кирәк:

бәрәңге – 800 грамм;
зәйтүн мае – 4 аш кашыгы;
сарымсак – 4 тырнак;
тәменә карап тоз, кара борыч, тәмләткеч үләннәр.

Бәрәңгене яхшылап юыгыз. Әгәр ул вак булса, аны бөтен килеш калдырырга була, эрерәкләрен кисәкләргә бүлегез.

Тирән савытта бәрәңгене зәйтүн мае, вакланган сарымсак, тоз, борыч һәм тәмләткечләр белән бергә бутагыз.

Тагын да тәмлерәк булсын өчен акмай кисәге кушып, пергамент кәгазьгә төрегез. Духовканы 200°C ка кадәр җылытып, 30-40 минут яисә бәрәңге йомшарганчы пешерегез. Бәрәңгенең кабыгы кетердәп торсын, дисәгез, кәгазен ачып, духовкада тагын 5-7 минутка калдырыгыз.

Мичтә пешерелгән бәрәңге тәмле дә, файдалы да. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев