Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Ике көндә тозлана торган кәбестә: Моннан да тәмле кәбестә ашаганым юк әле!

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караганым юк! Ялган түгел, сер түгел, ясап карагыз әле, аннары комментарийларда җавабыгызны калдырырсыз!

3 литрлы банкага:

- 3-4 тырнак сарымсак,
- 6-7 шт түгәрәк кара борыч,
- 2-3 кәнәфер,
- 3 уртача зурлыктагы кишер,
- 1-2 лавр яфрагы,
- зур- зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга.

Аннан өстенә кайнар су коерга. 10 минут тотабызда. Суны түгәбез. Ул арада рассол әзерләргә, аның өчен

- 1,5 литр су
- 2 аш кашыгы тоз
- 4 аш кашыгы шикәр комы
- 0,5 стакан 9% да уксус кирәк.

Уксус салмыйча гына рассолны кайнатып чыгарырга, кайнап чыккач уксус салырга, бер болгатып алгач банкага коярга. 1-2 көн дигәндә тозланган кәбестә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев