Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Кыш көнендә иң тәмлесе- ак май сибелгән кабак тәкәсе!

Көзге салкын көннәр – кабак тәкәсе пешереп, гаиләңне сыйлау өчен иң яхшы вакыт.

Эчлеккә йөзем җимеше дә кушсагыз, тагын да тәмлерәк булачак.

Камыр өчен 300 грамм сөт, 3 йомырка, 200 грамм атланмай, 50 грамм «тере» чүпрә, тәменчә тоз һәм шикәр комы кирәк. Эчлек өчен кабакны шакмаклап турарга, йөземне бераз суда тотып йомшартырга, дөгене бүрттереп алырга. Аннары барысын бергә кушарга, тәменчә тоз, шикәр комы, аз гына үсемлек мае өстәргә. Камыр тиз кабара. Вак җәймәләр ясарга, эчлекне салырга, өстенә атланмай куярга һәм бөккән ясарга.

Духовкада өсте кызарганчы пешерергә. Бөккәннәр пешеп чыккач, өстенә тастымал ябып бераз тотарга була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев