Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Редискадан җәйге салат

Ясап карыйк әле, дуслар!

Кирәк булачак: уртача зурлыктагы 3 бәрәңге, 8–10 редис, 1 кыяр, 1 помидор, 1 бәйләм (кечерәк) суган кыягы, тәменчә тоз, борыч.

«Заправка» өчен: 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы лимон согы, 1 аш кашыгы гәрчич, 1 аш кашыгы бал.

Бәрәңгене, кабыгын әрчемичә, фольгага төреп пешерәбез. Суынгач, кечерәк кисәкләргә турыйбыз. Кыяр, редис (икесенең дә кабыгын әрчергә мөмкин) һәм помидорны — кисәкләп, суган кыягын ваклап турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тәменчә тоз һәм борыч өстибез. Саклык белән генә болгатабыз.

«Заправка» өчен кирәкле ингредиентларны аерым савытка салып, кашык яки венчик белән күпертәбез. Салатка салып, барысын бергә болгатабыз. Яшелчәләрнең тәме чыксын өчен бераз тотабыз һәм табынга куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев