Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Тәмле рогаликлар рецепты

Тәмле, йомшак һәм хуш исле рогаликлар — чәй табыны өчен менә дигән камыр ризыгы.

Кирәкле ингредиентлар:
250 грамм сыер мае,
300 грамм сөт,
кечкенә люкс чүпрәсенең өчтән бер өлеше,
3 аш кашыгы майонез,
2 уч шикәр комы,
1 аш кашыгы тоз,
3 йомырка, он.

Камырны салкында кабартасы.

Әзер камырны берничә өлешкә бүләбез һәм җәябез. Калынлыгы якынча 5 мм булырга тиеш. Җәелгән камырга шикәр комы сибәбез һәм өчпочмаклар ясап кисәбез. Рогаликлар ясау өчен өчпочмакларны төрәбез.

Рогаликлар эченә йөзем җимеше яки кайнатылган сгущенка салырга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев