Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Ташкабак кушып пешерелгән белен

Ташкабак кушып пешерелгән белен бик файдалы, калориясе дә азрак. Аны майсыз кыздырырга була.

Камыр өчен 150 грамм ташкабак, 125 миллилитр сөт, 1 йомырка, 80 грамм он, 1 чәй кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 5 грамм петрушка кирәк. Барлык ингредиентларны алдан әзерләгез. Ташкабакны яхшылап юыгыз һәм киптерегез. Ул бик өлгергән булса, кабыгын әрчегез һәм орлыкларын алыгыз. Аны эре угычтан чыгарыгыз, артык суын сыгыгыз. Йомырканы ташкабак янына сытыгыз. Шунда ук сөт, шикәр комы һәм тоз салыгыз. Бөтенесен блендер белән яхшылап болгатыгыз. Аннан үсемлек мае кушыгыз. Шуннан соң иләнгән он салыгыз. Камыр бик куе булырга тиеш түгел. Петрушканы ваклагыз һәм камырга кушыгыз. Беленнәрне кыздырылган табада пешерегез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев