Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Үзебез сынаган: Бакча җиләгеннән бик тәмле джем ясыйбыз елның-елында

Шөкер, быел бакчаларыбызда җиләк шаулап-гөрләп мул уңышы белән куандырса,инде иң өлгерләребез урман тирәләрендә, алан белән болыннарда җир җиләген дә таба.

Рецептурасы болай:

1 кг бакча җиләге, җиләкнең баллылыгына карап, 600-800 г шикәр комы, 10-15 г агар-агар, 1-2 чәй кашыгы лимон согы, 50 мл су.
Калын төпле савытка чистартылган, юылган җиләкләрне салырга, өстенә шикәр комын салып, 2-3 сәгать тотарга. Ул арада сок бүленеп чыга. Җиләкләр эре булса, берничә кисәккә кискәләргә кирәк.
Согы бүленеп чыккач, сүрән утка куярга. Агар-агарга салкын су кушып, 15 минут тотарга. Җиләк өстенә лимон согы салып, 15 минут сүрән утта кайнатырга. Аннан агар-агарлы суны кушып, 5 минут кайнатырга.
Джем әзер. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев