Актаныш яшьләре «Наше время – Безнең заман» конкурсының зона этабында 2 нче урын яулады
Актаныш яшьләре Әлмәттә эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабында 2 нче урынны яулады. Егетләр-кызлар уңышлы чыгыш ясап, Казанда узачак бәйгегә уздылар. Райондашларыбызны котлыйбыз!
Быел фестиваль 13нче тапкыр уздырыла. Конкурс ике көн дәвам итте, 24 һәм 25 октябрьдә - жюри «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә 70 иҗади номерны бәяләде.
Фестивальдә Татарстанның 12 районы һәм шәһәреннән – Зәй, Чистай, Чирмешән, Алексеевск, Нурлат, Актаныш, Яңа Чишмә, Лениногорск, Аксубай, Сарман, Баулы һәм Әлмәттән 45 предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.
Зона этабында җиңүчеләрне фестивальнең финалына чакыру алды, анда эшләүче яшьләрнең иң яхшы вәкилләре җыела. Фестиваль яшь белгечләрнең талантларын күрсәтү мәйданчыгы булып тора, тармакара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә һәм Татарстан яшьләре арасында һөнәри юнәлешләрне популярлаштыра.
«Наше время – Безнең заман» фестивале 2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм башка ведомстволар белән берлектә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган. Ул ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе яклавы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.
Проектның авторы – «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы. Фестивальнең төп максаты – яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру, бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев