Актаныш укучысы Мәскәүдәге зур фестивальгә чакыру алды
Мәскәү шәһәрендәге ВДНХ комплексында 30 майдан 1 июньгә кадәр «Алдынгылар хәрәкәте»нең еллык нәтиҗәләр фестивале узачак.
Актаныш укучысы Мәскәүдәге зур фестивальгә чакыру алды
Мәскәү шәһәрендәге ВДНХ комплексында 30 майдан 1 июньгә кадәр «Алдынгылар хәрәкәте»нең еллык нәтиҗәләр фестивале узачак.
Әлеге мәртәбәле чарага эләгү өчен катнашучылар катлаулы конкурс аша үтте. Нәтиҗәдә, ил буенча бары тик иң-иң 1517 бала гына сайлап алынды. Татарстаннан исә 19 укучыга бу фестивальдә катнашу бәхете елмайды.
Актаныш районы өчен аеруча сөенечле яңалык — Иске Байсар мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хәбиева Мәрьям әлеге сайлап алу этабын уңышлы узып, шул 19 бала арасына керде һәм фестивальгә чакыру алды.
Мәрьямне ихластан котлыйбыз! Аңа зур уңышлар, якты тәэсирләр һәм яңа үрләр яулавын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев