«Бүләк» аланының өченче агымы ябылды
Тантаналы шартларда балаларга онытылмас җәйге мизгелләр бүләк иткән «Бүләк» сәламәтләндерү лагереның өченче агымы ябылды. Лагерьны ябу тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.
Бу көннәр лагерьда ял итүче малайлар һәм кызлар өчен чын мәгънәсендә вакыйгаларга бай, күңелле һәм файдалы булды. Биредә алар яңа дуслар тапты, төрле чараларда катнашып сәләтләрен ачты, спортта һәм иҗатта үзләрен сынап карады.

Оештыручылар тырышлыгы белән һәр көн мавыктыргыч программалар, бәйгеләр, концертлар белән үрелеп барды. Балаларның күзләрендә шатлык, йөзләрендә елмаю — «Бүләк» аланының иң зур нәтиҗәсе дә шул бит.
Балалар белән аеруча матур итеп аралашып, ял вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүгә зур өлеш керткән әйдаманнарга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ленар Рафак улы биредә хезмәт куйган әйдаманнарга үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Лагерьда узган җылы, ихлас мизгелләр һәркем күңелендә якты хатирә булып сакланыр. Алда — яңа уку елы. Балаларга яңадан көч туплап, илһамланып, яңа дуслар белән мәктәп бусагасын атлап керергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев