Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

«Допризывник – 2026»: Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшьләребез көч сынаша

Актаныш районының «Батыр» спорткомплексында хәрби-патриотик рухтагы «Допризывник» ярышлары башланды. Хәрби комиссар Кубогы өчен көч сынашуда 160 тан артык егет катнаша.

Ике көн дәвам итәчәк ярышларда яшьләр автоматны сүтү-җыю, озынлыкка сикерү һәм тартылу күнегүләрендә үз осталыкларын күрсәтә.

Бүген, беренче көнне, район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары көч сынаша. Иртәгә эстафетаны 10-11 сыйныф укучылары һәм технология техникумының 1-2 курс студентлары дәвам итәчәк.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. Ул барлык егетләрне Ватан сакчылары көне белән тәбрик итте:

– Сез бүген алган белемнәр, күнекмәләр сезгә беркайчан да кирәк булмасын иде. Ләкин һәр ир-егет үз гаиләсен, үз илен сакларга әзер булырга тиеш. Ватанны саклау – изге бурыч, – диде Ленар Рафак улы һәм үзе дә егетләргә үрнәк күрсәтте, автомат сүтеп җыйды.

Ярышларның төп максаты – яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү, патриотик тәрбия бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Егетләргә уңышлар телибез! Көчлеләр җиңсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев