Яшьләрне зур хәвефтән саклап калу өчен: «ФОРПОСТ» акция оештырды
Актанышның «ФОРПОСТ» оешмасы активистлары төрле, бик әһәмиятле һәм яшьләр өчен актуаль чараларны даими гамәлгә куялар.
Өметсез, бернәрсә дә аңламаган күз карашы. Мәгънәсез, сорауларга килделе-киттеле җавап бирүче сөйләм. Ә иң аянычы — тирә-юньдәгеләргә, андагы үзгәрешләргә игътибарсызлык, тормышка карата кызыксынучанлыкның югалуы. Әйе, безнең күз алдына куркыныч образ килеп басты. Ул — наркоман.
Алда язылган куркыныч образдан яшь буынны читләштерү һәм профилактика максатыннан акция барышында егетләр-кызлар наркотиклар китергән зыян турында әңгәмәләшеп, бу үтә дә хәвефле матдәләрне куллануның нәтиҗәләре турында фикер йөрттеләр, тормышта очрарга мөмкин булган теге яки бу ситуацияне модельләштереп, тәкъдим ителгән психотроп матдәләрдән баш тартуның уңышлы ысул-юлларын эзләделәр.
— Чара сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген ачыклау, бу төр матдәләрне куллануга тискәре караш тәрбияләү, аларны кулланган һәм тәкъдим иткән кешеләр белән аралашу тәртибен формалаштыру максаты белән оештырылды, диләр форпостчылар.
Халыкта «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың», — дигән мәкаль бар. Дусларың тәмәке тарта, ә син — юк. Арада бушлык хасил була, син алар кебек түгелсең. Һәм син әлеге бушлыкны тутырырга омтыласың. Наркоманнар арасына да яшьләр шундыйрак юл белән килеп керә. Мондый акцияләр гөрләгәндә районыбызда наркоманиягә юл куелмас!
Сәламәт җәмгыять — өстенлекле бурычыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев