Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

«Мин тормышны сайлыйм!» акциясе

Наркомания —дистәләрчә мең гомерләрне өзүче авыру гына түгел, ул — бар җәмгыять иминлегенә янаган социаль афәт.

Кичә, 4 август көнне районыбызның «Яшьлек» үзәге һәм «ФОРПОСТ» оешмасы хезмәткәрләре зарарлы гадәтләр, наркомания һәм наркобизнес белән көрәшкә багышланган «Без тормышны сайлыйбыз» исемле яшьләр даирәсәндә акция үткәрделәр. 

Яшүсмерләргә һәм яшьләргә наркотиклар һәм спайсларның кеше организмына тәэсире, һәлакәтле кызыктыргычларга бирелергә кирәкме-юкмы икәнлеге, каршы торырга ничек өйрәнергә кирәклеге турында сөйләнелде.


Ун җитди сәбәп бар, наркотикларга «юк» дип ныклы басым белән әйтерлек!!! Әңгәмәдәшләрнең һәркайсына бу хакта искәрткән буклетлар таратылды. 

Наркотиклар тәэсирендә кешеләр бик күп җинаятьләргә бара. Аң-зиһенне томалаучы бу агуга акча табу өчен алар урлый, кеше талый һәм үтерә. Дөньяда гомер һәм сәламәтлектән кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Калган башка бөтен төшенчәләр — икенчел, алар барысы да шушы ике төп нигездән барлыкка килә. Сәламәт тормыш рәвешен яшәү кануны итү өчен тоташ җәмгыятьнең көчен берләштерү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев