Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Начар гадәтләр зыяны турында – ачыктан-ачык

Баласының исән-имин, сау-сәламәт булуы, тормышның туры юлдан баруы – һәр әти-әни теләге.

Эчкечелек, тәмәке тарту, наркоманиянең зыяны турында барыбыз да беләбез. Бу зарарлы гадәтләр кешеләргә һәм аларның гаиләләренә күп бәла китерергә мөмкин. Начар гадәтләр аркасында гомер озынлыгы да шактый кыскара. Бигрәк тә авызына тәмәке капкан яшүсмерләрне күргәч , яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйлыйсың. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә зур зыян сала.

Бу темага багышланган чираттагы хатны Күҗәкә авылы китапханәчесе, даими авторым Ләйсән ханым Акмалова җибәргән:

"14 март көнне "Начар гадәтләрдән саклан!" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Сөйләшүдә медицина белгече Зифа Мәрданова, укытучы-биолог Рәзинә Әхмәдуллина да катнашты һәм алар яшүсмерләргә бик файдалы мәгълүматләр җиткерделәр. Укучылар үзләре дә фикерләрен белдерделәр, сорауларына җаваплар таптылар. 
Чараны оештыручы һәм алып баручы китапханәче, һәр укучының теләк, фикерләрен ачыклады. Тема буенча тәкъдим ителгән китапларны укучылар өйләренә укырга алдылар.  Бу сөйләшү яшүсмерләрне уйланырга мәҗбүр итеп һәм файдалы булгандыр дип ышанасы килә".

Яшьләрне бу яман гадәтләрдән ерак торырга, әти-әниләрен яхшы уку белән сөендереп, ныклы белем алып, артабан үзләре сайлаган һөнәрләрне үзләштерергә, җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булып, лаеклы яшәргә өндибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев