Шундый башлангычларның берсе — «Төсле күпер» иҗади проекты. Аны Актаныш районы Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Алина Солтанова тормышка ашыра. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» республика грант бәйгесендә җиңүче булды.
Проектның төп максаты — балалар өчен заманча иҗат остаханәсе булдыру һәм аларның сынлы сәнгатькә кызыксынуын арттыру. Алынган грант ярдәмендә Балалар иҗат үзәгендәге сәнгать кабинеты яңартылачак һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
— Грант ярдәмендә без кабинетны шактый яңарта алачакбыз. Бүлеп бирелгән акчаларга сыйфатлы рәсем материаллары, график планшетлар, шулай ук проектор яки зур телевизор алырга ниятлибез. Бу дәресләрне тагын да заманча һәм кызыклырак итәчәк. Балалар гуашь һәм карандаш белән генә түгел, ә цифрлы форматта да иҗат итәргә өйрәнәчәк, — дип сөйли педагог Алина Солтанова.
Проектор куллану рәсем ясау процессын зур экранга чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Бу укучыларга эшләү техникасын яхшырак күрергә һәм яңа алымнарны тизрәк үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Проектның төп бурычы — балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм һәр балага үзен чын рәссам итеп тоярга мөмкинлек бирү.
Проект берничә этапта тормышка ашырылачак. Әзерлек этабында кабинет кирәкле җиһазлар һәм иҗат материаллары белән тулыландырылачак. Аннан соң төп этап башланачак — дәресләр үткәреләчәк, анда традицион рәсем техникасы заманча цифрлы технологияләр белән берләштереләчәк. Ел дәвамында балалар һәм педагоглар катнашында осталык дәресләре, иҗади очрашулар үткәрү дә планлаштырыла. Проект ахырында укучылар эшләреннән күргәзмә оештырылачак.
Педагог сүзләренчә, проект идеясе очраклы гына тумаган.
— Рәсем ясау — бала өчен үз фикерләрен һәм хисләрен белдерүнең табигый юлы. «Төсле күпер» исеме дә символик мәгънәгә ия: күпер кешеләрне, идеяләрне һәм мөмкинлекләрне тоташтыра, ә төсләр иҗатны, фантазияне һәм балачак дөньясын чагылдыра. Безнең проектта традицион сәнгать белән заманча технологияләр очраша, — дип аңлата Алина Солтанова.
Элегрәк сәнгать кабинетында заманча җиһазлар җитмәү төп проблемаларның берсе булган. Сыйфатлы буяулар, кәгазьләр, пумалалар һәм зур экран булмау балаларның кызыксынуын тагын да арттырырга мөмкинлек бирми. Грант бәйгесендә катнашу өчен документлар әзерләргә Балалар иҗат үзәге методистлары ярдәм иткән. Бу педагог өчен мондый бәйгеләрдә катнашуның беренче тәҗрибәсе булган.
Бүген «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә педагоглар һәм укучылар өчен иҗади үсеш мөмкинлекләре киңәя. Мондый проектлар балаларның талантларын ачарга, аларны иҗатка рухландырырга һәм яңа офыклар ачарга ярдәм итә.
Алина Солтанова билгеләп үткәнчә, грант бәйгесендә катнашу аның өчен зур этәргеч булган:
— Бу тәҗрибә канатландыра, яңа идеяләр һәм проектлар тудырырга илһам бирә. Балалар өчен иҗат һәм үсеш мөмкинлекләрен тагын да арттырасы килә, — ди ул.
«Төсле күпер» проекты Актаныш районы балаларына үз сәләтләрен ачу, хыяллану, иҗат итү һәм киләчәккә ышаныч белән карау өчен тагын бер мөмкинлек булачак.
Зилә Хәмәтнурова фотолары
Нет комментариев