Быел, яңгырлар явып торгач, үлән дә шәп үсте. Вакытында чапмасаң, юл, тратуар буйларын бер мизгелдә яшеллек каплап китә. Юл буйларында күкрәп үскән чүп үләннәрен, билгеле, матур күренеш дип атап булмый. Ташландык дөньяны хәтерләтә алар.
Агымдагы җәйдә актанышлылар юл буйларын, күпер төпләрен чүп үләннәреннән тазартуга зур көч куя. Оешма-предприятие хезмәткәрләре үзләренә...
Быел, яңгырлар явып торгач, үлән дә шәп үсте. Вакытында чапмасаң, юл, тратуар буйларын бер мизгелдә яшеллек каплап китә. Юл буйларында күкрәп үскән чүп үләннәрен, билгеле, матур күренеш дип атап булмый. Ташландык дөньяны хәтерләтә алар.
Агымдагы җәйдә актанышлылар юл буйларын, күпер төпләрен чүп үләннәреннән тазартуга зур көч куя. Оешма-предприятие хезмәткәрләре үзләренә бүлеп бирелгән территорияләрне сезон дәвамында тәртиптә тотарга бурычлы. Бу - бөтен районга куелган катгый таләп.
Әле август башланды гына. Димәк, печән чапкычлар гөрелтесе район өстендә шактый яңгыраячак әле. Ярый триммерлар бар дип сөенәләр бу эшкә тартылган райондашларыбыз. Чыннан да, чалгы тотып озын көн буе йөргән чаклар тарихта калып бара. Печән чабу эше күпкә җиңеләйде. Әмма, моңа да карамастан, район җирлегендә чабыласы участоклар шактый әле, кайвакыт эшче куллар да җитми тора.
Кылны кырыкка ярырдай мондый вакытта эшче көчләр сафын "Бердәм Россия" партиясенең яшь егетләре һәм кызлары тулыландыра. Бүген дә нәкъ менә алар Актаныш белән 57нче бистә арасындагы юл буйларын чабу белән мәшгуль.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучысы Илгиз Халиков, Актаныш технология техникумы студенты Рәзил Акмалов, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Илназ Хәсәновлар иртәнге сәгатьләрдән ук биредә үлән чабалар. Триммерлары үзләренеке булса да, кирәк-яраклар белән аларны эшкә яллаган оешма тәэмин итә. Өстәвенә әлеге хезмәт өчен ярыйсы гына түләү дә каралган.
Җәйге озын ялларда үзең яшәгән җирлеккә файдалы хезмәт күрсәтү белән беррәттән бераз акча эшләү мөмкинлеге дә яшь буынны хезмәткә тарта. Үзең эшләп тапкан икмәкнең кадере икеләтә зур икәнен әлеге асыл егетләр хәзер ишетеп кенә белми инде. Узган елда да алар бу хезмәтне бик теләп башкарганнар.
"Яшь гвардия"не һәм "ФОРПОСТ" оешмасын җитәкләүче Назил Латыйпов үз дәвамчыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, барлык яшьләрне һәм өлкән сыйныф укучыларын да үзләренә кушылырга, җәмәгать эшләрендә бердәм катнашырга чакырды.
Нет комментариев