Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: “Актаныш” агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе быел басудагы эшне тулы комплекс итеп оештырган (+ФОТОЛАР)

Агрофирманың Актаныш бүлекчәсе 250 гектардагы борчакны да теземгә салып куйган инде. Борчактан соң арпа, солы культуралары да бүлекчә амбарларына 2018 елның икмәге статусында кайтачак.

Актаныш районында 2018 елның урып-җыю кампаниясенә рәсми старт 27 июльдә бирелгән иде. Хуҗалыклар, билгеле, өстән кушканны көтеп ятмады: явым-төшемсез көннәрне заяга уздыруны килештерми ул Актаныш игенчеләре. 

“Актаныш” агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе урып-җыюга 25 июльдә кергән булган. Бер атна вакытның бер генә сәгатен дә бушка сарыф итмәгән алар. 

Бүлекчәнең  агрономы Газинур Әхмәев сүзләренә караганда, биредә эшнең оештырылышы да башка еллардан шактый аерылып тора. Агрофирма басуларында тулы комплекста эш алып бара бүген кыр батырлары. 

2 комбайн игеннәрне теземгә салу эшен башкарса, 5 кыр корабы - суктыруда. Алар артыннан ук саламны кипкә кыстырып, хуҗалыкка озатып баралар. Бушап калган мәйданнарда исә  тулы куәттә көзге чәчүгә җир эшкәртәләр. Болай комплекслап эшләгәндә, билгеле,  икмәк җыйнап алынган басулар чәчү эшенә тулысынча әзер булып кала. Шул рәвешле, кабат-кабат бер басуда кайнашмыйлар быел агрофирманыкылар. 

Бүген хуҗалык көзге бодайны югалтуларсыз җыеп алу белән мәшгүль. Алтын бөртекләрне 650 гектардан җыйнап алып, амбарларга озатуга ирешкән хезмәтчәннәр. 450 гектар мәйданда көзге бодай үз чиратын көтә. Тулаем җыем  23 000, бер гектарга уртача 48 центнер бөртек туры килә. 

Агроном махсус җайланма белән бодайның дымлылыгын да тикшереп тора. Бүгенге күрсәткеч 15, 2% ны тәшкил итә. Белгечләр теле белән әйткәндә, көзге бодайны җыйнап алу чоры өчен “самый яхшы” күрсәткеч бу! 

Агрофирманың Актаныш бүлекчәсе 250 гектардагы борчакны да теземгә салып куйган инде. Борчактан соң арпа, солы культуралары да бүлекчә амбарларына 2018 елның икмәге статусында кайтачак. 

Амбарда да эш тулы куәттә кайный. Көн дәвамында кайтып торган икмәкне урнаштыру буенча проблемалар юк биредә. 

Хезмәтчәннәр үзләре эшнең оештырылу шартларына зарланмый, техника да тел-теш тидерерлек түгел. Игенчеләрне тукландыру да  югары дәрәҗәдә. Өстәвенә,  бүген агрофирма басуларында көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырлары мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт белән дә “сыйландылар”. Агитбригаданың  быелгы урып-җыю кампаниясендәге эшчәнлеге нәкъ менә әлеге бүлекчә басуларыннан башланды. Быел да Актаныш игенчеләре икмәкне җыр-моңга төреп кабул итеп алачак дигән сүз бу. Иң мөһиме, һава шартлары гына сынатмасын иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев