Террорчылык — кешелеккә каршы яшерен сугыш: «ФОРПОСТ»чылар акция оештырдылар
Һәрчак сак һәм уяу булу — хәвефсезлек нигезе.
Соңгы вакытта терроризм җәмгыятьнең глобаль проблемасына әйләнде. Террорчылык фаҗигаләре башка кабатланмасын. Халыкара террорчылык — кешелеккә яный торган төп хәвефләрнең берсе. Аңа каршы тору — дәүләтнең генә түгел, бар җәмәгатьчелекнең өстенлеклек бурычы булды һәм булуын дәвам итә. Русия төбәкләрендә, шул исәптән безнең республика һәм районда да, әлеге хәвефкә каршы тору өчен нәтиҗәле чаралар күрелә.
— Яшьләр арасында террорчылыкны профилактикалау максатын алга сөреп «Без террорга каршы» мәгълүмати кәгазьләрен тарату белән профилактик акция үткәрдек.
Чараның максаты террорчылыкның нәрсә булуы, аның нәтиҗәләре нинди, аннан нинди саклану ысуллары булулары хакында аңлату. Акция террорчылыкка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булган игътибар үсешенә, террорчылык эшчәнлеген булдырмауга, имин вакыт уздыру, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга юнәлдерелгән.
Актанышыбыз урамнарына чыктык. Чарада катнашучыларның барысына да буклетлар һәм листовкалар тараттык, алар «Террористик актлар янаганда халыкның беренче гамәлләре» дигән исем астында, — ди Актаныш районының «ФОРПОСТ» оешмасы вәкилләре.
Кисәтелгән — хәвефтән сакланган. Кешелек җәмгыятендә, дөнья илләрендә, шул исәптән безнең дәүләт биләмәләрендә дә, террорчылык һәм экстремизм күренешләре аеруча еш янаган бүгенге вәзгыять шартларында әлеге чара зур тәрбияви әһәмияткә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев