«Актаныш-информ»ның веб-мөхәррире Ләйсән Газизова: «Медиа Сабантуй»ны көтеп алдык»
Саба районында узган «Медиа Сабантуй» хакында «Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалы веб-мөхәррире, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова чараның медиатармак өчен мөһимлеген ассызыклап үтте һәм җитәкчелеккә рәхмәтен белдерде.
«Медиа Сабантуй» бик матур итеп узып китте. Безнең өчен мондый бәйрәм беренче тапкыр 2022 елда шулай ук Сабада, аннары 2023 елда Питрәчтә үткән иде. Быел «Медиа Сабантуй»ны көтеп алдык. Шундый җыр да бар бит, «очраштыра-кавыштыра Сабантуй!» Бу чарада бик күп танышларымны очраттым. Хәзер без югары тизлек белән барган заманада яшибез. Сөйләшүләр дә сирәк, мессенеджерлар аша кыска-кыска хәбәрләр җибәрәбез дә, шуның белән коллегалар белән аралашу тәмамлана», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Фото: © «Татар-информ» өчен Ләйсән Газизованың шәхси архивыннан тәкъдим ителде
Шулай ук ул биредә журналистика өлкәсендә хөрмәт күрсәтелүен билгеләп үтте.
«Бер генә мисал китерәм, студент вакыттан ук дус булган, әлеге вакытта «Татмедиа»ның Әгерҗе филиалында хезмәт куючы Миләүшә Ягъфәрованы күреп алдым. Танышуыбызга 25 елдан артык. Ул да мине әллә каян ук танып алды. Рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып, кочаклашып үзебезнең студент елларны, укытучыларны бергәләп искә алдык. Мондый очрашулар шулкадәр рухи байлык бирде. Аннары иң истә кала торганы: «Татмедиа»ның һәр филиалыннан хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бик күп журналистлар, СММ-белгечләр, веб-мөхәррирләр, машина йөртүчеләргә кадәр сәхнә түрендә хөрмәтләүгә лаек булды», – ди ул.
Сөйләшү барышында әңгәмәдәш, алга таба да журналистларга мондый ихтирам дәвам итүе мөһимлеген дә әйтте. «Гади, һәр көннәре республика, халык өчен тырыш һәм фидакяр хезмәттә үтә торган кешеләрне олылау, аларга рәхмәт белдерү дә игътибарга лаек. Аларның канәгатьлек хисе, шатлыклы елмаюлар бөркелеп торган йөз белән сәхнәдән Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тотып төшүләре дә һаман да күз алдымда тора. Иҗат әһеле шундый бит, аның хәтта аздан да күңеле була. Мондый хөрмәтләүләр алга таба дәвам итсен иде. Сабага сокланып кайттым. Тырыш халык яши икән, табигате дә матур», – диде ул.
Ләйсән Газизова шулай җитәкчелеккә, Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка һәм барлык оештыручыларга рәхмәт җиткерде һәм бу көнне журналист халкы көннең геройлары булуын билгеләп үтте.
- Ләйсән Газизова – 25 ел чамасы журналистика тармагында эшли. 18 ел «Актаныш авазы» телевидениесенең диктор-хәбәрчесе була, аннары Актаныш районы башлыгының матбугат хезмәтендә хезмәт куя. Республика журналистлары өчен оештырылган бәйгеләр лауреаты. «Хакимият сәгате», «Кыйбла», «Авылларыбыз-байлыгыбыз», «Алма-бирмә» һәм башка рубрикалар авторы.
Юлай Низаев фото, видеолары
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев