Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Үзебезнең журналистлар булдыра!

Сәфәребез уңышлы булды

Казанда «Татарстан — новый век» — «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съезды узды.

АКТАНЫШ ЯШЬЛӘРЕ — ҺӘРЧАК АЛДЫНГЫ 

Съезд эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, абруйлы якташыбыз Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе, хәрәкәтнең югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Биредә районыбыз вәкилләре дә булып кайтты.
27-29 июньдә «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте яшьләр бүлегенең «Мөмкинлекләр» форумында, соңгы көнне съездда катнашу бәхете үземә дә елмайды. Яшьләр сәясәте — мөһим мәсьәлә. Әлеге форумда да көнүзәк мәсьәләләр турында сүз барды. 

Тәүге көннең пленар өлешендә бик шәп, абруйлы спикерлар — Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советының башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, педагогия фәннәре кандидаты, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Ольга Павлова, республиканың үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм шушы 3 көн дәвамында безнең якын дустыбызга әверелгән, хәрәкәтнең яшьләр бүлеге рәисе, "ТНВ«ның югары советының башкарма комитеты референты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Данил Даниловтан әллә никадәр мәгълүмат алдык, үзебезне кызыксындырган сорауларны спикерларга юлладык. Алар безгә тулы җаваплар бирделәр, киңәшләрен җиткерделәр.

— Бүгенге көндә проблемалар бар, бер-беребезне аңлау һәм ишетү кирәк. Илебез, республика җитәкчелеге барлык борчулы мәсьәләләрне күтәреп ала, аларны хәл итә. Ачыклык һәм җаваплылык бар. Әлбәттә, бу — сөендерә торган күренеш. Яшьләр өчен, алар тупланган оешмаларга бик күп ярдәм чаралары — грантлар гамәлдә. Алар арасында Татарстан һәм Россиякүләм бирелә торганнары да бар. Суммалары да саллы. Бу грантларга лаек булыр өчен бары тик билгеләнгән шартларга туры китереп гаризаларны ясарга кирәк һәм юридик зат буларак теркәлү мөһим. Проектның, гамәлгә ашырасы чараның җәмәгатьчелек өчен көнүзәк булуы әһәмиятле, — дип бәян итте үз чыгышында министр Ринат Наил улы.

Дөньяның төрле якларыннан кырыс җилләр искән бүгенге тормышыбызда яшьләрнең күңеле үзенә таяныч эзли. Шул таянычны иҗтимагый-сәяси сафларда йөреп тә табып буладыр. Шөкер, җәмәгать эшлеклеләре булган яшь буын вәкилләре республикада да, безнең Актаныш районында да шактый күп. Форум барышында бихисап районнардан һәм шәһәрләрдән килгән яшьләр белән якыннан аралашу насыйп булды. Районыбыз өчен чиксез горурлыгым артты гына. Яшьләр өчен җыелу, чаралар уздыру урыннары булмаган муниципалитетлар да бар икән. Ә безнең якта яшьләр өчен ифрат күп мөмкинлекләр бар. Безгә яшел светофор уты яна.

ҺӘР ЯҢА ТАНЫШЫМА КАБАТЛАДЫМ

— Белсәгез сез актанышлыларның ни дәрәҗәдә ватанпәрвәр булуларын, туган якларын ничек яратуларын! 

Алга таба мавыктыргыч сәяхәткә юлландык, мәркәзебез Казанның матурлыгына хозурландык.Үзебездә җитештерелгәне яхшырак. Бу купшы сүзләр түгел. Казан шәһәрендәге бер бик зур, заманча технологияләр җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән таныштык. Илебездәге инновацион 
программаларның үсешенә иннандык һәм шатландык. Читтән эзләп йөрисе дә юк, үзебездә ясалган тренажёрлар күрдек, берсеннән-берсе яхшы товарларны рәхәтләнеп куллану мөмкин. Биредәге заводта бик күп төрле товарлар җитештерәләр, кайберләрен үзебез дә сынап карадык. Автоматтан да аттык, велотренажёрда да җилдердек.

«ТНВ» ЯШЬЛӘРЕ ҖИМЕРТЕП ЭШЛИ

Форумның икенче көне үзара тәҗрибә уртаклашу, үз алдыбызга яңа максатлар кую, грантларны дөрес итеп язарга өйрәнүдән гыйбарәт булды. Шулай ук мотивацион мәйданчык эше дә гөрләп барды. Россиябез Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның акыллы һәм алдынгы карашлы фикерләре белән илдә тормышка ашырылган проектлар хакында тулысынча хәбәрдар булдык, аларда катнашу турында уйлар туды. 
РФ лидерлык белән барган, күпләребезнең хуплавын тапкан "Бердәм Россия«нең «Кече Ватан мәдәнияты» проекты хакында безгә ТР Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмилла Рыбакова тасвирлап сөйләде. Куанычлы хәл, бу проект кысаларында бик күп мәдәният учаклары илебез күләмендә зур-зур яңарышлар кичерә, өр-яңа сулыш белән эшчәнлеген дәвам итә. Бу проект белән авыллардагы ремонтсыз мәдәният йортларына ремонт эшләре башкарып, клубларны саклап калу да мөмкин бит. Гаять шәп! Социаль челтәрләр аша да "Бердәм Россия«нең сәхифәләрендә халыкның әдәби-мәдәни зәвыгын агарту өчен булдырылган махсус рубрика да мактауга лаек.

«Үзеңнең язмышың белән идарә ит» исеме астында оештырылган тренинг элементлары да булган форсайт-сессия аркылы да бик күп психологик сорауларга җаваплар белдек. Көчле чара булды. 
Квизда уен-көлкеләр аркылы мотивацион яктан гыйлемебезне арттырдык, танылган шәхесләрдән осталык дәресләрендә катнаштык. 

Өч көн дәвамында, ә безнең арада студентлар, авылда яшәүче һәм шәһәр җирендә эшләп йөрүче яшьләр, яшь мәдәният хезмәткәрләре, эшкуарлар, яшьләр проектлары авторлары, җитәкчеләр, яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре бар иде, экспертлар ярдәмендә яңа белем үзләштердек. Күтәрелгән темалар төрлелеге белән аерылып торды, тикшерү барышында белем бирү, ватанпәрвәрлек һәм һәръяклап үсеш программалары кебек көнүзәк мәсьәләләр каралды. Республика киләчәкне төзүчеләрне актив рәвештә хуплый. Яшьләр мохитен реновацияләү ифрат актив бара.


Катнашучылар креатив сессияләрдә, мотивацион тренингларда, осталык сәгатьләрендә, яшьләр рандевусында эшләде, кейслар биремнәрен чиште һәм үз идеяләрен төбәк һәм федераль экспертлар алдында презентацияләде. Яңа идеяләр, файдалы нәтиҗәләр мәйданчыклары үзенә елдан-ел күбрәк яшьләрне җәлеп итә. Россия, 


республика хөкүмәте тарафыннан үткәрелгән төрле грант конкурсларында да яшьтәшләребез елдан-ел активрак катнаша. Моның өчен бары тик юридик зат булып теркәлү зарур икән. Яшьләрнең актив эшчәнлеге бөтен республикада кайнап торуы мөһим. Грантлар конкурсы — районның иҗтимагый-сәяси тормышы өчен бик зур ресурс, әмма аны алуга сыйфатлы һәм уйланылган проектлар белән генә ирешергә була. Яшьләргә уңышлар һәм рухи көч телим. 

ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ — ИЛЕБЕЗ КИЛӘЧӘГЕ


Форумның өченче көне, ягъни 29 июньдә «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съезды истә калырлык итеп оештырылган иде. Аның эшендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе, хәрәкәтнең югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты. Татарстан Республикасы Рәисенең съездда катнашучыларга сәламләү мөрәҗәгате яңгырады, аны ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары — ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Руслан Мөхәрләмов укыды. Съездда Актаныш районының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Руслан Усманов һәм Иске Богады мәктәбе директоры Васил Салихов та делегатлар буларак катнаштылар. Руслан Мөбарәк улы съездның редакцион комиссиясе эшчәнлегенә дә җәлеп ителде. Хәрәкәтнең 3 елдагы эшчәнлеге турында хисапны яңгыраткан чыгышны тыңладык һәм киләчәккә максатлар куелды. Аннан соң трибунаны ТР Дәүләт киңәшчесе, күренекле якташыбыз Минтимер Шәймиев тотты. Ул хәрәкәт эшчәнлеге турындагы хисап докладын тирән эчтәлекле булуын ассызыклап үтте, киләчәктә дә чаралар һәм проектлар буенча актив эшләргә чакырды. Агросәнәгать секторында хәрәкәт әгъзаларының кичекмәстән катнашуын таләп итүче күпьеллык конкрет проблемаларның берсе дип Минтимер Шәрип улы бал кортларының һәлак булуын атады. Абруйлы якташыбызның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Җир кешесе һәрчак — мактауга һәм данлауга, ә кайчак ярдәмгә дә мохтаҗ. Шулай ук ул газиз туган якның, Россиянең патриоты булырга, ил Президенты Владимир Путинның фикерләрен хупларга өндәде.

Күпчелек тавышлар белән «Татарстан — новый век» — «Татарстан — яңа гасыр» РИХ Югары советы рәисе итеп мөхтәрәм Фәрит Мөхәммәтшин яңадан сайланды. Лаеклы затларга матур бүләкләр тапшырылды.

Сәфәребез уңышлы булды. Бу эшлекле чараларның барысы да Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында үтте. Ул бик заманча бина гына түгел, ә зур комплекс. Универсиада авылы — форум барышында яшәү өчен уңайлы булды, күңелле гәпләшеп, күпләр белән ныклап дуслашып беттек. Мәсәлән, Бөгелмә, Питрәч, Зәй, Кайбыч һәм Сарман, Тәтеш якларыннан килгән катнашучылар белән аралашып, үзебезнең районда да яңартулар кертеп ясарлык проектлар, фестивальләр һәм бәйгеләр хакында уйлар тупланды.

Алга таба да Актаныш районының "ТНВ"чыларының девизы бердәмлектән, хезмәт сөючәнлектән дәлилләнеп, башкарган хезмәтләребез алда да данланып торыр. Без бердәмлек белән көчле, без булдырабыз! Имин булсын туган җир!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев