Журналист Рәмис Латыйповка «ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеме бирелде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйповка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исемен бирде.
Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы яза.
Шулай ук мактаулы исемгә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе" АҖ «Шаян ТВ» телеканалының дубляж студиясе мөдире Роза Әдиятуллина, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат сәркатибе Динә Галәветдинова, «Ватаным Татарстан» газетасы мөхәррире Сәрия Мифтахова лаек булды.
Рәмис Латыйпов — «Татар-информ» татар редакциясенең, «Интертат» электрон газетасының, «Татмедиа» АҖ филиалы «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире.
Рәмис Нурмөхәммәт улын һәм дәүләт бүләкләренә ия булган коллегаларыбызны мактаулы исем алулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Лаеклы бүләкнең игелеген күрергә насыйп булсын. Иҗат чишмәләрегез һәрвакыт гөрләп аксын, каләмегез бүгенгедәй очлы, сүзегез үткер, казанышларыгыз тагын да күп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев