Фестиваль ике көн дәвамында район мәдәният йортында узачак.
Бүген район мәдәният йортында «Созвездие — Йолдызлык — 2021» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы уза.
Фестивальдә аерым коллективлар да, эстрада жанрында чыгыш ясаучы 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге башкаручылар да катнаша. Биредә Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнарының яшь талантлары көч сынаша.
Фестиваль «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка» композитор номинациясе, «Иң яхшы җыр тексты» шигъри номинациясе, «Иң яхшы видеоклип» номинацияләре буенча уза. Бәйге ике көн дәвамында район мәдәният йортында узачак.
0
0
Нет комментариев