«Актаныш-информ» журналистлары Чирмешәндә уза торган «Медиа Сабантуй-2026»да катнаша
Бүген Чирмешән районында Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең олы бәйрәме — «Медиа Сабантуй-2026» уза. Әлеге зур һәм мөһим чарада безнең «Актаныш-информ» журналистлары да актив катнаша.
Районыбыз исеменнән Медиа Сабантуйда «Актаныш-информ» сайты мөхәррире Ләйсән Газизова һәм социаль челтәрләр буенча мөхәррир Зилә Хәмәтнурова катнаша.
Нәкъ сәгать 11:00дә майданда гармун моңнары астында традицион рәвештә Сабантуй бүләкләрен җыю оештырылды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше — республикабызның төрле районнарыннан килгән журналистлар парады мәйдан буйлап узды.
Бәйрәм кунакларын Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, ТР Журналистлар Союзы рәисе Илшат Әминов сәламләде. Тантана кысаларында иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дәүләт, ведомство һәм корпоратив бүләкләр тапшырылды.
Көн уртасы: Салават күпере, милли уеннар һәм олы сый
Нәкъ 11:30да Чирмешән районы артистлары, филиал хезмәткәрләре атнашында зур концерт программасы башланып китте.
Бәйрәмнең көндезге блогы спорт сөючеләр һәм балалар өчен аеруча кызыклы булды:
-
Балалар өчен махсус дулкын: Майданның балалар мәйданчыгында «Салават күпере» журналыннан нәниләр өчен аерым уен программасы оештырылды.
-
Көч сынашу: Ир-егетләр милли көрәштә, армрестлингта, канат тартышуда, турникта тартылуда һәм гер күтәрүдә көч сынашты.
-
Традицион уеннар: Мәйданда капчык киеп йөгерү, кашыкка теннис шары куеп узышу, чүлмәк вату, ласталарда йөгерү, суккыч белән капчык сугышы кебек дистәдән артык уен оештырылды. Спорт сөючеләр исә волейбол буенча беренчелектә көч сынашты.
Төшке аш сәгатьләрендә кунаклар өчен аерым зур сый — Чирмешән районы Башлыгыннан 200 кешелек зур казанда пешерелгән тәмле пылау тәкъдим ителде.
Ил батырын ачыклау
Бәйрәм кичке сәгатьләрдә йомгаклау блогы белән тәмамланачак. Нәкъ менә шушы вакытта Медиа Сабантуйның Баш батыры, волейбол турниры җиңүчеләре һәм иң актив дип табылган медиа-филиал ачыкланып, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев