Бүген җәйнең иң озын көне
Бүген җәйге кояш торгынлыгы көне (день летнего солнцестояния). Төньяк ярымшарда астрономик җәйнең беренче көне. Бу көнне кояш Җир шарыннан максималь биеклектә була.
Бүген җәйге кояш торгынлыгы көне (день летнего солнцестояния). Төньяк ярымшарда астрономик җәйнең беренче көне. Бу көнне кояш Җир шарыннан максималь биеклектә була. Башка елларны 21 июнгә туры килә иде ул, быел, кәбисә елында 20 июнь көненә туры килә. Бүгеннән соң көннәр кыскара, ә төннәр озынрак була.
Бүген кояшны күзәткәндә ул катып калган кебек тоелачак. Бу астрономик вакыйга, кояш торгынлыгы вакытында кояшның чыгу һәм бату нокталары хәрәкәт итүдән туктый. Шул вакыттан җәй әле көч җыя гына башлауга карамастан, кояш инде көзгә таба борыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев