Чирмешәннән – зур уңышлар белән! «Актаныш-информ» командасы Медиа-Сабантуйда сынатмады
Чирмешән районында массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен оештырылган традицион журналистлар Сабантуе узды. Әлеге зур бәйрәмдә «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге командасы да актив катнашты һәм сынатмады – төрле спорт ярышларында, уеннарда сыналып, зур уңышлар белән кайтты!
Ярышларда – җиңү өстенә җиңү!
Хезмәттәшләребез бәйрәмнең спорт мәйданчыгында сынатмадылар:
-
Ләйсән Газизова чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, ласты киеп йөгерү кебек кызыклы ярышларда катнашып, үз парыннан беренчеләрдән булып килде.

-
Аның ире Ленар Газизов армрестлинг- кул көрәшендә көчен сынады һәм 85 килограммга кадәрге авырлыктагы ир-егетләр арасында 2 нче урынны яулады!

-

-
Командабызның тагын бер актив әгъзасы Зилә Хәмәтнурова да үзенең җитезлеген һәм көчен күрсәтте.
«Илшат Шәеховичның якташлары бит сез!»
Чирмешән җире безне беренче минутлардан кунакчыллыгы белән таң калдырды. Сабантуй мәйданына килеп керүгә, безгә очраган беренче чирмешәнле үк:
«Минем җитәкчем Илшат Шәеховичның ( Илшат Фәрдиев - «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры, Актаныш районы Әнәк авылында туган, авт. ) якташлары бит сез! Рәхәтләнеп ял итегез, Сабантуегыз белән котлыйм!» – дип, бик җылы каршы алды һәм мәйданга озатты.
Баксаң, бу ир-егет Челтәр компаниясенең район бүлеге җитәкчесе булып чыкты. Киң күңелле Чирмешән халкының мондый игътибары күңелне бик җылытты.
Кунакчыллыкның югары дәрәҗәсе
Бәйрәм искиткеч югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Һәркайда – ачык йөз, ихтирам һәм игътибар! Чирмешән районында яшәеш итүче 14 милләт вәкиле көн дәвамында ихлас җырлары, биюләре белән Сабантуебызны ямьләде, аларның чыгышын фонограммага җырлаучы бернинди эстрада артистларына алыштырып булмый.
Кунакларны мичтә пешкән кайнар коймаклар, хуш исле самавыр чәйләре белән каршы алдылар, тәмле төшке аш белән сыйладылар. Хәтта ике метр диаметрлы итеп мичтә пешерелгән суган пирогы белән шаккаттырдылар.
Тәмле сыйлар моның белән генә бетмәде: күп тә үтмәде, Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтовның махсус күчтәнәче – учакта 200 кешегә пешерелгән кайнар пылаудан авыз итәргә чакырдылар.

Рәхмәт сүзләре
Медиа-Сабантуйны шундый югары дәрәҗәдә оештыручыларга – «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә, генераль директорыбыз Шамил Садыйковка, аның урынбасары Нияз Гәрәевка һәм Чирмешән районы администрациясе командасына, район башлыгы Рамил Әйбәтовка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Искиткеч итеп каршы алдылар, ашаттылар, эчерттеләр, күңелне күрделәр һәм бүләкләр өләштеләр.
Иң куанычлысы: журналистларны бүләкләү тантанасында район башлыгы Рамил Әйбәтов: «Икенче елга да көтәбез!» – дип, киләсе Сабантуйны да Чирмешәндә уздырырга вәгъдә бирде.
Яңа җиңүләргә һәм киләсе Сабантуйларга кадәр, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев