Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Гөрләп торды көн буе -Актаныш сабантуе

Авыл эшчәннәренең язгы басу эшләре тәмамлануны билгеләп үткән традицион халык бәйрәме – район сабан туе быел да шаулап-гөрләп узды.

Матур һәм изге эшләре белән районда гына түгел, тоташ республикабызда да киң билгеле төрле тармакларның хезмәт ияләре, шулай ук күп төбәкләрдән килгән кунаклар, районыбыз данын еракларга таныткан күренекле якташларыбыз көн буена бәйрәм тамашаларында, спорт ярышларында, халык уеннарында теләп катнашты, тамаша кылды, рәхәтләнеп күңел ачты.

Елдагыча, сабан туена кайткан олы кунакларны сабантуй мәйданына аяк баскан җирдән үк зур хөрмәт белән каршы алдылар. Алар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Сарапул хакимият башлыгы Айдар Шәрәфетдинов та бар иде. 

Сабан туе тантанасы барышында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов якташларны ихластан милли бәйрәм уңаеннан тәбрик итте. Игенче хезмәтенең, авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларының тырышлыгын, булдыклылыгын билгеләде. 

Мәртәбәле кунакларыбыз да үзләренең чыгышында барлык актанышлыларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Хезмәт батырларына, алдынгыларга мактаулы бүләкләр тапшырылды.

«Актаныш ХПП» АҖнең баш хисапчысы Гөлфинә Гаттарова РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән, «СуГаз» оешмасы җитәкчесе Әбугали Шакиров ТРның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. «Актаныш» агрофирмасы механизаторы Айзат Шәриповка «ТР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы» исеме, «Алга» хуҗалыгы баш хисапчысы Рәмүзә Закировага, район авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәевка, Нур баян ис. хуҗалык инңенеры Мөхәмәтнур Ибраһимовка «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» исеме, «Алга» ҖЧҖ зоотехнигы Илгиз Хәсәновка «ТРның атказанган зоотехнигы» исеме тапшырылды. 7 санлы балалар бакчасы мөдире Әлфирә Харисова Министрлар Кабинетының рәхмәт хатына, район мәдәният йорты хезмәткәре, тарихчы Рөстәм Мусин ТР мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты булган «Агыйдел» ансамбльләре, район мәдәният йортының вокал коллективлары үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән күпмилләтле илебезне, Татарстаныбызның хозурлыгын тасвирлап, милләтебезне данлап халыкка бәйрәм рухы таратты.

Шулай ук үзләренең күңелле җыр-моңнары белән Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов һәм Айдар Ракипов сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев