Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

«Яшьлек» үзәгендә тантана: Районның яшь гражданнары паспортлы булдылар

12 июнь — Россия көне алдыннан районыбызның 14 яше тулган кызлары һәм егетләренә паспорт тапшыру тантанасы узды. Матур тантана уңаеннан Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады.

Россия Федерациясе гражданнары булуларын раслаучы төп документны Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы, төбәгебезнең мөхтәрәм шәхесе Рәдиф Баһавиев тапшырды.


Тантанада шулай ук миграция хезмәте идарәсенең район бүлекчәсе, «Бердәм Россия» сәяси партиядән Зәһинә Исламова катнаштылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Һәр балага РФ Конституциясе бирелде, әйткәндәй, алар аны сәхнәдә торганда ук кызыгып карый һәм укый башлаган иделәр. 


«Яшьлек» үзәге директоры, "Яшь гвардия"нең районыбыз бүлекчәсе җитәкчесе Денис Могътазиров та яшь паспортлы якташларыбызны тәбрик итте. Аларга тормышларында иминлек, илебезнең лаеклы гражданнары булып, хокук бозмыйча матур итеп яшәүләрен теләде. Җәмәгатьчелек тормышында актив булырга өндәп патриотик рухтагы бүләкләр белән бүләкләде.


Рәвил Таймасов җыр-моңнар белән бәйрәм тантанасын ямьләндереп җибәрде. Чараны Тәнзилә Гыйниятова һәм Резеда Галләмова алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев