Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Киштәләрдә — көзге байлык

Бүген Актанышта Халыкара өлкәннәр көне алдыннан көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.

Аның эше белән район җитәкчелеге дә танышты, халык һәм сәүдә итүчеләр белән аралашты. Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов якташларны тәбрик итте, тырышлыклары һәм ифрат дәрәҗәдә уңганлыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ярминкә үзенә бихисап сатып алучы һәм сатучыны җәлеп итте.

Бүген ярминкә мәйаннарында алма төшәр урын юк иде, хәер, күктән төшкән түгел, ә агачлардан өзеп алган алмаларның ниндие генә юк иде. 
Ашлык, бәрәңге, суган, сарымсак, кабак, кавын, карбыз, помидор, кыяр, гөмбә, бал... Әлеге исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин. Киштәләрдә каз, тавык, үрдәк түшкәләре. Камыр ашлары. Авыз суын китерердәй җиләк-җимеш. Кайсын телисең, күпме телисең, сайла һәм ал!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев