Пучы авылы халкы Сабантуй батырларына бүләк җыйды
Пучы мәдәният хезмәткәрләре авыл урамнарын җигүле атны бизәп җыр-шигырьләр белән әйләнеп чыгып, борынгы гореф-гадәтне яңарттылар, Сабантуйга бүләк җыйдылар.
Яраткан халык бәйрәме-Сабантуй алдыннан Пучы авылында борынгы матур гадәтебезне искә төшерделәр, ярышлар җиңүчеләре өчен бүләкләр җыйдылар. Видео
Бу игелекле йола рухи күтәренкелек белән үтте: бүләкләр җыю дәртле халык җырлары, Сабантуйга, аның традицияләренә һәм Пучы халкының кунакчыллыгына багышланган шигырьләр уку белән үрелеп барды. 
Чараны оештыручы, Пучы мәдәният йорты директоры Илгина Нуретдинова авылдашларының активлыгына рәхмәт белдерде.
– Мондый ярдәм батырларга бүләк кенә түгел, ә милли тамырларыбызны, татар халкының мәдәниятен саклап калуга, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыруга өлеш кертү ул,- диде Илгина ханым.

Бу йоланың әһәмияте, Сабантуйның үзе кебек үк, күпкырлы. Бу- иң яхшыларны котлау, аларга лаеклы бүләкләр тапшыру мөмкинлеге дә, җырлар һәм биюләр астында бергәләп күңел ачу өчен сәбәп тә. Әмма иң мөһиме- буыннар арасындагы тере элемтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев