Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Россия көне алдыннан яшь актанышлыларга паспорт тапшырдылар

Бүген, Россия көне алдыннан, районыбызның 12 яшь кешесе мөһим вакыйга — Россия Федерациясе гражданы паспортын алды. Актаныш районының Тантаналар залында узган бу истәлекле чарада 14 яше тулган яшүсмерләр әти-әниләре белән катнашты.

Без яшәгән Россия —  тирән тамырлы, бай тарихлы һәм көчле патриотик рухлы күпмилләтле, бердәм дәүләт. Бүгенге көн яшьләр өчен аеруча әһәмиятле һәм дулкынландыргыч мизгелләр белән истә калды. Алар кулларына илебез символларының берсе — алтын төсле герб сурәте төшерелгән паспорт алды. Бу — аларның граждан буларак тормышта мөстәкыйль адым ясавын, өлкәннәр сафына басуын күрсәтә.

Тантаналы чараны алып баручы Рәфидә Наҗарова яшьләргә илебез тарихы турында  искә төшерде. 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Әлеге документ илебездәге реформаларга һәм 1993 елгы Конституциягә нигез салды. Соңрак бу көн Россия көне буларак билгеләп үтелә башлады һәм 2002 елда рәсми рәвештә расланды.

Россия көне — илебезнең яңарышын, традицияләрен саклап калып, алга барырга әзер булуын символлаштыра. Бу бәйрәм шулай ук Россиянең күпмилләтле халкын, төрле телләрнең, диннәрнең һәм мәдәниятләрнең бердәмлектә яшәвен ассызыклый. Ул җәмгыятьтә үзара хөрмәт, татулык һәм гармония булуын чагылдыра.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов чарада катнашучыларны тәбрик итеп, ихлас теләкләрен җиткерде:

— Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, яшь дуслар! Сезне бүгенге күркәм бәйрәм — Россия көне уңаеннан һәм шушы истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Туган җирдә, Ватаныбыз бәйрәме көннәрендә паспорт алу — сезнең өчен зур адым, зур горурлык.

Безнең илебез — күпмилләтле, бердәм Россия. Аның исеме үк безне берләштерә, уртак максатларга илтә. Нинди генә сынаулар булмасын, без бергә булганда гына көчле. Бүгенге яшь буын — илебезнең киләчәге. Шуңа күрә сезгә тырышып укырга, белем алырга, Татарстаныбыз һәм Россиябезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә телим.

Паспорт алу — зур җаваплылык та ул. Бу әле тормыш юлының башы гына, ләкин бик мөһим адымы. Сез һәрвакытта да әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга таяна аласыз. Без дә сезнең янәшәдә. Нинди генә кыенлыклар очрамасын, киңәшләшеп, бердәм булып яшәргә һәм эшләргә өйрәнегез.

Кайда гына булсагыз да, сез — Татарстан балалары, Россия гражданнары. Бу исемне горурлык белән йөртегез, аның дәрәҗәсен саклагыз.

Сезгә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Паспорт алу — тормышыгыздагы иң истәлекле, иң шатлыклы мизгелләрнең берсе. Аның кадерен белеп, горурланып яшәгез.

Шуны да истә тотыгыз: һәр гражданинның хокуклары белән беррәттән бурычлары да бар. Паспорт алганнан соң сез эшкә урнаша аласыз, рәсми документларга кул кую хокукына ия буласыз. Әмма иң мөһиме — бүгенге көндә сезнең төп бурычыгыз — тырышып уку, белем алу һәм киләчәктә җәмгыятькә файдалы шәхес булу.

Мөһим документка ия булучы яшь дусларыбызны Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге полициясенең кадрлар бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Радик Басыйров, әлеге бүлекнең ветераннар советы рәисе Васыйл Вахитов һәм район ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева тәбрикләде.

Әти-әниләр исеменнән Елена Ярмиева чыгыш ясап, балаларга изге теләкләрен җиткерде.

Паспорт белән бергә укучыларга Россия конституциясе язылган китапчык, Россия флагы лентасы һәм Татарстан Республикасын флагы төсендәге паспорт тышлыклары тапшырдылар.

Бәйрәмдә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады, тематик җырлары белән патриотик рух тудырды.

 Күмәк фотога төшкәннән соң паспорт алган кызлар-егетләр район үзәкләштерелгән китапханәсенең балалар бүлегендә квест-уенда катнаштылар, Россия дәүләтчелеге турындагы сорауларга җавап бирделәр. Җиңүчеләр «Бердәм Россия» партиясенең Актаныш районы бүлекчәсе әзерләгән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев