Безнең сәхифәләр
-
Искәндәр – Россия чемпионы
Декабрь аеның тәүге көннәрендә башкалабызда милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды. "Көрәш" исеме астында оешкан әлеге чарада Россиянең 36 регионыннан 300гә якын спортчы көч сынады. Бу бәйгедә Татарстан данын яклап, республиканы беренчелеккә чыгаруда Актаныш батырларының да өлеше мулдан. Шуларның берсе-күп тапкырлар келәмдә җиңү яулаган Татарстан чемпионы, яшь баһадир Искәндәр Мортазин....
-
Машинаң газонда торса – 2000 сум, кәҗәң урамда йөрсә – 2000 сум
Белмәдемнең башы авыртмыймы? - Белмәдем, мине кисәтмәделәр дә бит... - Бер тапкыр гына булды инде... - Нигә кеше аерасыз, күршемнең малы да йөрде бит шунда... - Миңа үчләшеп шулай эшлиләр... - Беренче төркем инвалид мин, даруга да күпме кирәк, 2000 сум каян алыйм, ничек җиткерим? Районның административ комиссиясе утырышы вакытында...
-
“Чыршы“ операциясе
Энәле агачларны законсыз кисү, саклау, сату очракларын ачыклау, Россиянең башка регионнарыннан республикага законсыз рәвештә агач, такта ташуны кисәтү, булдырмау максатында 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр ТР Эчке эшләр һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары "Чыршы" дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрә. Чара барышында агач әзерләү, саклау урыннары, сатуның законлылыгы тикшереләчәк. Такта һәм энәле...
-
Тат.Суыксуда амбулатория ачылды
Тат.Суыксудагы хастаханә, ниһаять, сакланып калды! Исемен үзгәртте, дәвалау алымнарына яңарышлар кертте, әмма ишекләренә йозак эленмәде. Халык үзе саклап калды аны. Бу фикер реконструкция ясалган бинаны ачу тантанасында район җитәкчелеге тарафыннан әйтелде. Тат.Суыксу участок хастаханәсе 1923 елда салынган. 1986 елда Россиянең атказанган табибәсе Миңзифа Исламова ике катлы бинага нигез салдыра, сафка...
-
Яңа елны – яңа җиңүләр белән
Яңа ел яллары хатирәләргә бай булды. Һәркем әлеге көннәрне үзенчә, онытылмаслык итеп үткәрергә тырыша. Шөкер, моның өчен җирлектә мөмкинлекләр шактый: "Бүләк" чаңгы юлы да, "Лачын" боз сарае да гөрләп торды. Өстәвенә, спорт сөючеләргә төрле бәйгеләрдә катнашып яңа елны яңа җиңүләр белән каршы алырга да мөмкинлек туды. Сүзем Яңа ел бәйрәмнәре...
-
Яңа елда яңа шатлыклар
Ел саен уздырылып, инде күркәм традициягә әверелгән район башлыгының чыршы бәйрәме бу юлы да үз югарылыгында үтте. Әлеге бәйрәмдә быел да 100 укучы катнашты - уку алдынгылары, фән олимпиадалары җиңүчеләре булган, спортта, сәнгатьтә яхшы күрсәткечләргә ирешкән яшь дусларыбызны урман куенына төренгән "Бүләк" аланы үзенә җыйды. Тырышлыгы, белеме, ихтыяр көче белән...
-
ГТО нормаларын тапшыру дәвам итә
17 гыйнварда балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе һәм "Лачын" боз-спорт сарае, 18 гыйнварда 80 нче һөнәр лицее коллективы чаңгыда шуачаклар. Әлеге спорт төре буенча ГТО нормаларын тапшыру февраль урталарына чаклы дәвам итәчәк. Графигы түбәндәгечә: кадет мәктәбе - 19, АТП, ХПП - 21, РУЭС, РУПС - 22, хәрби комиссариат, МЧС -...
-
Диплом белән бүләкләнделәр
Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының Казан шәһәрендә узган республика этабында катнашып, Актаныш гуманитар гимназиясенең XI сыйныф укучысы Алена Валькова призер булды, ул һәм укытучысы Лилия Фнүн кызы Тимерова диплом белән бүләкләнделәр.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы узды
Биредә 600дән артык укытучы катнашты, чаңгы, өстәл теннисы, кул көрәше, аркан тарту кебек спорт төрләрендә үз көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, балалар бакчалары арасында 1 урынны 4 нче "Әтәчкәй", 2-3 урыннарны Пучы, Яңа Әлем бакчалары яулады. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: 1 урын - Такталачык коррекцион мәктәбе, 2 урын -...
-
Төнлә йөргән – тәртип бозган
Яңа елны каршы алган ял-бәйрәм көннәре артта калды. Кемнәрдер аннан ел буена җитәрлек шатлык-ләззәт алгандыр. Кышкы каникуллар тәмамланып, мәктәпләрдә укулар башлануга бер атна дигәндә, балигъ булмаган балалар комиссиясенә чакырылган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары гына тирән борчуда. Чөнки бу балаларның "тәртибе" полиция хезмәткәрләре күзенә чалынган. Актанышта яңа елны каршылаганнан соң, бәйрәмнең...
-
Гөлнарага ярдәм кирәк
Хөрмәтле райондашлар! Кылган игелек, кылган изгелек үзеңә меңе белән әйләнеп кайтыр, диләр! Әлеге очракта да сезнең һәм безнең күмәк ярдәм кирәк. Һәр минут, һәр сәгать кадерле. Ашыгыйк! Гөлнарага Израильдә кыйммәтле дәвалану узарга һәм Россиядә тернәкләндерү курсы үтәргә кирәк! Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар: Дополнительный офис N 8219/089 Набережночелнинское отделение N 8219...
-
“Министрлыкта кунакта, яки үзебезнең министр абый“
Шулай бер көн телефоныма "Ялкын" журналы журналисты Луиза апа Янсуардан SMS-хәбәр килеп төште. Анда 18 гыйнвар көнне балалар редколлегиясенең ТР мәгариф һәм фән министры белән очрашуга, пресс-конференциягә баруы язылган иде. Актанышның 1 нче мәктәбеннән мин һәм Лиана Мәрданова башкалага юл тоттык. Алданрак килү сәбәпле, без министр киңәшчесе Мөхәммәтова Алсу Дәвис...
-
Ярышлар манзарасы
Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнгән, 2012 елда "Татарстан өметләре" ачык бөтенрәсәй турниры нәтиҗәләре буенча Россиянең 20 иң көчле теннисчысы исемлегенә кертелгән өметле, яшь теннисчы Марат Солтанов, 24-27 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә теннис остазы В.В.Центовской истәлегенә багышланган, өстәл теннисы буенча X бөтенрәсәй турнирында көч сынап, Түбән Новгород спортчыларын узып,...
-
Хөкем карары җинаятьчегә чыгарыла – дус та, таныш та, туган да юк бу очракта
Судлар гражданнарның үз хокукларын суд аша яклавын тәэмин итүче орган булып тора. Башкача хәл итү юлы булмаса, килеп туган бәхәсле очрак буенча кеше судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Суд аны гадел һәм объектив чишәргә бурычлы. Район судында җинаять, гражданлык һәм административ хокук бозу турындагы эшләр карала. Бу елдан башлап, 2012 елның...
-
Миләүшәгә ярдәм кирәк
Актаныш кызы Миләүшә Газизовага Израильдә операция ясау һәм дәвалану өчен зур суммада акча кирәк. Кылган игелек үзеңә меңе белән кайтыр, диләр. Яхшылык эшләргә ашыгыгыз! Һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар: РЕКВИЗИТЫ НАБЕРЕЖНОЧЕЛНИНСКОГО ОСБ N 8219 (ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ОФИСА (УНИВЕРСАЛЬНЫЙ) N 8219/089) ИНН 7707083893 КПП 165002001 Р/с N30301810462006006203 В...