Безнең сәхифәләр
-
Юллар имин булсын
Агымдагы елның 20 октябреннән 1 декабренә кадәр Татарстан республикасында, шулай ук Россиянең башка регионнарында "Пешеход, на переход!" исемле социаль кампания уза. Әлеге кампания кысаларында җәяүлеләр куркынычсызлыгына юнәлтелгән төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Сүз уңаеннан, 2012 елның 9 аена республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлгән. 136 кеше шундый фаҗигаләр корбанына әйләнгән,...
-
Ит белән сак эш ит!
Кыш җитү белән хуҗалыкларда күпләп терлек сугымы башлана. Итне һәм ит продуктларын махсус кибетләрдән, базардан алган выкытта ит санветеринар контроль үтә, аның нәтиҗәсен һәрбер кулланучы сорап алырга мөмкин. Ә санветеринар контроль үтмәгән итне сатып алу, я җәмәгать предприятиесенә туклану өчен кабул итү кеше сәламәтлегенә зыян салу ихтималы белән куркыныч. Трихинеллалар...
-
Маликовка – 65
25 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә, районыбызның спорт сөючән данлыклы вәкиле - Фәнис Маликовның 65 яшьлек зур юбилее уңаеннан, төрле яшьтәге, 4 дистәдән артык спортчыны бергә туплаган өстәл теннисы буенча турнир узды. Бәйге район тарихында тәүге тапкыр уздырылса да, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар...
-
Nestle шоколад порошогын белеп кулланыгыз!
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте белдергәнчә, Америка Кушма штатларында җитештерелгән Nestle NESQUIK шоколад порошогында йогышлы эчәк авыруы китереп чыгара торган сальмонеллалар булырга ихтимал. Бу продукция 2012 елның октябрь-ноябрь башларында җитештерелгән. Шоколад порошогы 1,221 мл (40,7 унция), 21,8 унция (654 мл), 10,9 унция (327...
-
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә
2012 елның 9 ае эчендә ТРда балалар катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәтләрдә 20 бала якты дөнья белән саубуллашкан, 501 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар катнашында 196 (41 процент) юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлак булган балалар саны - 13, яраланучылар - 220. Пассажир балалар катнашындагы мондый һәлакәтләр санының...
-
Иминлегебез үзебезнең кулларда
Россиядә дугызларның африка чумасы буенча эпизоотик хәл янә кискенләште. Аеруча күпләп Краснодар, Ставрополь, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород, Ростов, Ленинград өлкәләрендә, Карелия, Калмыкия республикаларында һәм, кызганыч, соңгы айларда Татарстанда да авыру очраклары теркәлде... Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 5 декабрь, 2012 96 (9739) санында.
-
Алданмагыз
Мошенниклар җәтмәсенә эләкмәгез, дип кисәтә салым инспекциясе хезмәткәрләре. Алдау юлы белән урлашучылар, телефоннан шалтыратып, үзен салым инспекциясе хезмәткәре дип таныштырырга мөмкиннәр. Аларның капкынына тәрҗемәче, репетитор хезмәте күрсәтәм дип интернетта, мәгълүмат чараларында белдерү урнаштыручылар тарыган. Салым органнарында чаралар оештырыла, шунда сезнең хезмәтегез кирәк була, тик әлегә уңайсызлыклар килеп чыкты, билгеле бер...
-
Айзилә - Гран-при иясе
Актанышның 2 нче урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтҗанова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Киләчәккә билет" исеме астында республика иншалар бәйгесендә Гран-прига лаек булды... Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 5 декабрь, 2012 96 (9739) санында.
-
“Минем гаиләм“ бәйгесесендә Лиана Галиева 3 урынны яулады
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Минем гаиләм" республика бәйгесесендә Киров авылыннан Сабитовлар гаиләсендә тәрбияләнүче Лиана Галиева 3 урынны яулады. Сыендыручы гаиләләр арасында уздырылган әлеге конкурста Лиананың шигырьләре жюри әгъзалары күңеленә хуш килгән. Ул Мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде. Лиана әнисенең уң кулы, яхшы укый, баскетбол...
-
Актаныш – Россиядә беренче
Самара өлкәсе Кинель-Черкассы авылында Россиянең авыл җирлекләрендә яшәүче укучылары арасында шахмат буенча Х шәхси-команда беренчелеге үткәрелде. Быел 10 нчы тапкыр үткәрелгән беренчелеккә, Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы авылына (ул Россиядә иң зур авылларның берсе санала, халкы 27 меңнән артык) Россиянең 18 өлкәсе һәм республикаларыннан 23 команда, ягъни шул исәптән 82 укучы малай...
-
Искәндәр Мортазин — көрәш буенча Россия чемпионы
Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә Россия беренчелегенә һәм чемпионатына көрәш бәйгеләре узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы бил алышты. Нәтиҗәдә, Татарстан егетләре 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулап, зурлар арасында да, яшьләр арасында да гомумкоманда зачетында мәртәбәле I урынга ия булдылар. Актаныш районыннан...
-
Кемнәр исән, кемнәр юк икән...
4 ел гомер. Азмы бу, күпме? Кешелек өчен бик аз. Ләкин шушы вакыт эченә күпме вакыйга, истәлекләр сыйган. Зөбәер авылы белән бәйле истәлекләрем кулга каләм алырга этәргеч бирде. Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 12 декабрь, 2012 98 (9741) санында
-
Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика беренчелеге узды
7-9 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика беренчелеге узды. Остазлар Рузил Тимеров һәм Ирек Мөхәммәтов җитәкчелегендә шөгыльләнгән яшь спортчылар әлеге бәйгедә сынатмады. Азалия Хөсәенова 800 метр ераклыкка узышып-I, 400 метрда III булып килде. Камилә Әхмәдгалиева 2 километр аралыкта-I, Алсу Хөснетдинова 3 километрда-II (1500 метр ераклыкта-IV), Нәзилә Бәхтиева-III, Альберт...
-
“Миллилек – безнең төп өстенлегебез“
Татар телендә белем бирелә торган Актаныш "Сәләт" гимназиясе бик күп төбәкләрдән укырга килгән милләттәшләребезне берләштерә, октябрь аенда бирегә сәяхәтебез вакытында, милли мәгариф үзәгенең эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан, Актаныш районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы Камаев белән әңгәмә кордык. - Татар халкының зыялы катламын тәрбияләү үзәге - киләчәк мәктәбе...
-
Чаңгыда да беренчеләр
14-16 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә чаңгы ярышы буенча физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында Татарстан чемпионаты узды, безнекеләр I урынны яулады. Бәйге нәтиҗәләре белән район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова таныштырды. Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 19 декабрь, 2012 100 (9743) санында