Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Чыршы“ операциясе

Энәле агачларны законсыз кисү, саклау, сату очракларын ачыклау, Россиянең башка регионнарыннан республикага законсыз рәвештә агач, такта ташуны кисәтү, булдырмау максатында 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр ТР Эчке эшләр һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары "Чыршы" дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрә. Чара барышында агач әзерләү, саклау урыннары, сатуның законлылыгы тикшереләчәк. Такта һәм энәле...

Энәле агачларны законсыз кисү, саклау, сату очракларын ачыклау, Россиянең башка регионнарыннан республикага законсыз рәвештә агач, такта ташуны кисәтү, булдырмау максатында 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр ТР Эчке эшләр һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары "Чыршы" дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрә. Чара барышында агач әзерләү, саклау урыннары, сатуның законлылыгы тикшереләчәк. Такта һәм энәле агачларны ташучы транспорт чараларына, тиешле документларга әһәмият биреләчәк. Рейдлар барышында полиция һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре законсыз агач кисүчеләрне ачыклаячак. Операция нәтиҗәләре турында алдагы саннарда җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев