Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Министрлыкта кунакта, яки үзебезнең министр абый“

Шулай бер көн телефоныма "Ялкын" журналы журналисты Луиза апа Янсуардан SMS-хәбәр килеп төште. Анда 18 гыйнвар көнне балалар редколлегиясенең ТР мәгариф һәм фән министры белән очрашуга, пресс-конференциягә баруы язылган иде. Актанышның 1 нче мәктәбеннән мин һәм Лиана Мәрданова башкалага юл тоттык. Алданрак килү сәбәпле, без министр киңәшчесе Мөхәммәтова Алсу Дәвис...

Шулай бер көн телефоныма "Ялкын" журналы журналисты Луиза апа Янсуардан SMS-хәбәр килеп төште. Анда 18 гыйнвар көнне балалар редколлегиясенең ТР мәгариф һәм фән министры белән очрашуга, пресс-конференциягә баруы язылган иде. Актанышның 1 нче мәктәбеннән мин һәм Лиана Мәрданова башкалага юл тоттык.
Алданрак килү сәбәпле, без министр киңәшчесе Мөхәммәтова Алсу Дәвис кызы белән әңгәмә кордык. Аннары Энгель абый белән очрашуга кереп утырдык. Аның йөзендә һәрвакыттагыча елмаю. Аралашу түгәрәк чәй өстәле артында үтте. Сүз танышудан башланды. Безнең делегация: "Ялкын" журналыннан Йолдыз апа, Луиза апа һәм якташыбыз Фәйрүзә апа, Илүсә Арикеева (Сабадан), Эльнар Байназаров (Әлмәттән), Рафаэль Биктимеров белән Илүзә Гайнетдинова (Апастан), Ландыш Нәсихова (Казаннан), Илнар Нотфуллин (Кама Тамагыннан) һәм без - актанышлылар.
Энгель Нәвап улы хәзерге заманда һәр кешедә булырга тиешле матур сыйфатлар, татар теле үсешенә киртә булган проблемалар, җәмгыятьнең интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү юллары, хәзерге уку процессы хакында сүз тотты. Безнең сораулар исә БДИ, мәктәп тормышы, югары уку йортлары, Гендер билгесе буенча уку (малайлар һәм кызларны аерым укыту), дәрес "тозлау" һәм башкалар турында булды.
Мәсәлән, Гендер билгесе буенча бүлеп укытуга карашыгыз ничек дигән сорауга: " Уңай. Аерым укыганда белем җиңелрәк бирелә. Моның ачык мисаллары - Гендер билгесе буенча бүлеп укытучы төрек лицейлары. Аның укучылары инглиз, төрек телләрен бик яхшы беләләр. Ә хәзерге заман күп тел белүне тәлап итә ", - диде Энгель Нәвап улы.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 25 гыйнвар, 2013 6 (9752) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев