Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Искәндәр – Россия чемпионы

Декабрь аеның тәүге көннәрендә башкалабызда милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды. "Көрәш" исеме астында оешкан әлеге чарада Россиянең 36 регионыннан 300гә якын спортчы көч сынады. Бу бәйгедә Татарстан данын яклап, республиканы беренчелеккә чыгаруда Актаныш батырларының да өлеше мулдан. Шуларның берсе-күп тапкырлар келәмдә җиңү яулаган Татарстан чемпионы, яшь баһадир Искәндәр Мортазин....

Декабрь аеның тәүге көннәрендә башкалабызда милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды. "Көрәш" исеме астында оешкан әлеге чарада Россиянең 36 регионыннан 300гә якын спортчы көч сынады. Бу бәйгедә Татарстан данын яклап, республиканы беренчелеккә чыгаруда Актаныш батырларының да өлеше мулдан.
Шуларның берсе-күп тапкырлар келәмдә җиңү яулаган Татарстан чемпионы, яшь баһадир Искәндәр Мортазин. Әлеге зур турнирда янә бер баскычка югары күтәрелде ул: үз авырлык үлчәмендә, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр арасында батыр калып, Россия чемпионы исеменә лаек булды.
Искәндәр келәмгә кечкенәдән, төгәлрәк әйтсәк, 1 сыйныфта укыганда ук аяк атлый. Тәүге тапкыр остаз Расих Шәйхуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый ул, ә шактый гына яшь көрәшчеләргә зур спортка юллама биргән Илфир Әнвәров тәрбиясендә чемпион дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Хәер, милли көрәшне генә түгел, спортның һәр төрен, гомумән сәламәт яшәү рәвешен үз иткән кеше ул.
Бүгенге көндә Искәндәр Казан аграр университетының инженер-механиклар әзерли торган бүлегенең 1 курсында белем ала. Ел ахырында укуның иң кызган мәле, шуңа да үзе белән күрешү бәхете тәтемәде. Шөкер, читкә китсә дә көрәшне ташламады ул, һәрдаим төрле ярышларда катнашып, җиңүләргә ирешеп килә. Яшь батырга киләчәктә дә келәмдә дә, белем алуда да яңадан-яңа уңышлар, гомер сукмагында һәрчак шатлыклы җиңү хисләре генә юлдаш булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев