Безнең сәхифәләр
-
Искәндәр Мортазин — көрәш буенча Россия чемпионы
Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә Россия беренчелегенә һәм чемпионатына көрәш бәйгеләре узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы бил алышты. Нәтиҗәдә, Татарстан егетләре 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулап, зурлар арасында да, яшьләр арасында да гомумкоманда зачетында мәртәбәле I урынга ия булдылар. Актаныш районыннан...
-
Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика беренчелеге узды
7-9 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика беренчелеге узды. Остазлар Рузил Тимеров һәм Ирек Мөхәммәтов җитәкчелегендә шөгыльләнгән яшь спортчылар әлеге бәйгедә сынатмады. Азалия Хөсәенова 800 метр ераклыкка узышып-I, 400 метрда III булып килде. Камилә Әхмәдгалиева 2 километр аралыкта-I, Алсу Хөснетдинова 3 километрда-II (1500 метр ераклыкта-IV), Нәзилә Бәхтиева-III, Альберт...
-
Чаңгыда да беренчеләр
14-16 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә чаңгы ярышы буенча физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында Татарстан чемпионаты узды, безнекеләр I урынны яулады. Бәйге нәтиҗәләре белән район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова таныштырды. Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 19 декабрь, 2012 100 (9743) санында
-
Искәндәр – Россия чемпионы
Декабрь аеның тәүге көннәрендә башкалабызда милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды. "Көрәш" исеме астында оешкан әлеге чарада Россиянең 36 регионыннан 300гә якын спортчы көч сынады. Бу бәйгедә Татарстан данын яклап, республиканы беренчелеккә чыгаруда Актаныш батырларының да өлеше мулдан. Шуларның берсе-күп тапкырлар келәмдә җиңү яулаган Татарстан чемпионы, яшь баһадир Искәндәр Мортазин....
-
Яңа елны – яңа җиңүләр белән
Яңа ел яллары хатирәләргә бай булды. Һәркем әлеге көннәрне үзенчә, онытылмаслык итеп үткәрергә тырыша. Шөкер, моның өчен җирлектә мөмкинлекләр шактый: "Бүләк" чаңгы юлы да, "Лачын" боз сарае да гөрләп торды. Өстәвенә, спорт сөючеләргә төрле бәйгеләрдә катнашып яңа елны яңа җиңүләр белән каршы алырга да мөмкинлек туды. Сүзем Яңа ел бәйрәмнәре...
-
ГТО нормаларын тапшыру дәвам итә
17 гыйнварда балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе һәм "Лачын" боз-спорт сарае, 18 гыйнварда 80 нче һөнәр лицее коллективы чаңгыда шуачаклар. Әлеге спорт төре буенча ГТО нормаларын тапшыру февраль урталарына чаклы дәвам итәчәк. Графигы түбәндәгечә: кадет мәктәбе - 19, АТП, ХПП - 21, РУЭС, РУПС - 22, хәрби комиссариат, МЧС -...
-
Мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы узды
Биредә 600дән артык укытучы катнашты, чаңгы, өстәл теннисы, кул көрәше, аркан тарту кебек спорт төрләрендә үз көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, балалар бакчалары арасында 1 урынны 4 нче "Әтәчкәй", 2-3 урыннарны Пучы, Яңа Әлем бакчалары яулады. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: 1 урын - Такталачык коррекцион мәктәбе, 2 урын -...
-
Ярышлар манзарасы
Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнгән, 2012 елда "Татарстан өметләре" ачык бөтенрәсәй турниры нәтиҗәләре буенча Россиянең 20 иң көчле теннисчысы исемлегенә кертелгән өметле, яшь теннисчы Марат Солтанов, 24-27 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә теннис остазы В.В.Центовской истәлегенә багышланган, өстәл теннисы буенча X бөтенрәсәй турнирында көч сынап, Түбән Новгород спортчыларын узып,...
-
Хоккей – егетләр уены
Спорт, сәламәтлек. Бу гади генә ике сүз һәрвакыт янәшә йөри. Спорт тормышында быел аеруча җанлылык, чөнки башкалабыз Казанда узачак Универсиадага да санаулы айлар гына калып бара. Безнең мәктәптә дә бу уңайдан төрле чаралар: Универсиада корылмалары буйлап читтән торып экскурсияләр ясау, Казан шәһәрендә укучы студентлар белән очрашу, Универсиада эмблемалары иҗат итү,...
-
355 кеше катнашты
11 февраль көнне Бүләк урманы янында "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел биредә төрле яшьтәге 355 кеше катнашты. Билгеле ки, арада гади спорт сөючеләр дә, профессиональ чаңгычылар да бар иде. Шунысы сөенеч: үзгә буларак, быел балалар бакчаларыннан килгән сабыйлар да үзара көч сынады. Иң яшь чаңгычы...
-
Ярышлар манзарасы
13-17 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2001 елгы һәм аннан кечерәк балалар арасында өстәл теннисы буенча ТР беренчелеге узды. Ата-аналарның матди ярдәме һәм район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Булат Солтанов тырышлыгы белән әлеге турнирда катнашкан Марат Солтанов, Рәмис Фазлыев, Илдар Миргаязов республика буенча авыл командалары арасында III урынны яуладылар....
-
Ярышлар манзарасы
22 февраль көнне балалар иҗат үзәгендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район беренчелегенә өстәл теннисы буенча турнир узды. Әлеге бәйгедә 30дан артык спорт сөюче яшьләр һәм ир-атлар катнашты. Нәтиҗәдә, кечкенәләр арасында I - III урыннарны Булат Шәкүров, Мансур Мостафин, Илназ Шәяхмәтов, уртанчылар төркемендә Рәмис Фазлыев, Илдар Миргаязов, Илназ Сәрвәров, зурлар төркемендә...
-
Максат – җиңүчеләрне билгеләү түгел
23 февраль көнне район үзәгендә ел да даими үткәрелеп килүче җитәкчеләр спартакиадасы узды. Быел да район хакимияте бинасы янында гомуми тезелеш белән башланып, гадәттәгечә "Бүләк" чаңгы юлында старт алды ул. Бәйгечеләр 8 спорт төре буенча көч сынадылар: чаңгы, йөзү, шахмат, өстәл теннисы, кул көрәше, шорт-трек, бильярд һәм волейбол уеннары. Соңгысы...
-
Cпартакиада узачак
9 март көнне районда оешма-предприятие һәм учреждение хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узачак. Бәйгеләр 3 төркемдә: авыл жирлекләре, мәгариф учреждениеләре, оешма-предприятиеләр арасында узачак. Спартакиада программасында чаңгыда узышу, кул көрәштерү, йөзү, шорт-трек, гер күтәрү, аркан тарту, турникта күтәрелү кебек спорт төрләре булачак. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз, Альмир!
Куян авылы егете Альмир Фәхразыев райондашларыбызны да, әти-әнисен дә спорттагы уңышлары белән даими сөендереп тора. Шушы көннәрдә генә Ярославль шәһәрендә узган чемпионатта - күз буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында җиңел атлетика буенча көч сынашып, җиңү яулап кайтты ул! 60 метр һәм 400 метр аралыкта йөгереп, икесендә дә беренче урын яулады. Чемпион...