Безнең сәхифәләр
-
Татарстан суд департаменты идарәсе чаңгы ярышын оештырды
16 март көнне Татарстан суд департаменты идарәсе судьялар һәм суд хезмәткәрләренең чаңгы ярышын оештырды. Ул Биектау районы Чебакса поселогында узды. Анда Югары суд, Конституцион суд, Суд департаменты идарәсе, юстиция министрлыгы, шәһәр һәм район судлары командалары - барысы 200дән артык хезмәткәр катнашты. Актаныш район судыннан бу ярышта судья ярдәмчесе Аяз Гыйздәтуллин...
-
Яшь шахматчыларыбыз үсә
11-17 март көннәрендә Казанда 8 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Биредә төрле төбәкләрдән 92 ир бала классик шахмат уеннарында көч сынады. Безнең район данын, сайлап алу ярышларында 1 нче һәм 2 нче урыннарны алган Актанышның 2 нче мәктәбенең I сыйныф укучылары Айваз Галимов һәм...
-
Марат Татарстан командасына чакырылды
27-30 март көннәрендә Казан шәһәрендә "Татарстан өметләре" исеме астында өстәл теннисы буенча кечкенәләр арасында ТР беренчелеге узды. Остаз Булат Солтанов җитәкчелегендә биредә катнашкан Рәмис Фазлыев шәһәр командалары арасында - IV, авыл спортчылары арасында - II, Сөмбел Шәйхразыева - III-I, Марат Солтанов I-II урыннарны яуладылар. Шуны да искәртеп китү урынлы: ярыш...
-
Рәсим Вәлиев II урынны яулады
23-29 мартта Ижау шәһәрендә Россия күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында район данын Актаныш авылы егете Рәсим Вәлиев яклады. 35 өлкәдән килгән 730 чаңгычы арасында (Татарстаннан 18 кеше) спортчы, көчле рухлы егетебез II урынны яулады.
-
“Гран При Закамья“ – I урын
28-31 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Гран При Закамья" дип исемләнгән турнирлар сериясенең II этабы үтте. Бу зур турнирда Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 14 төбәгеннән 170тән артык яшь шахматчы катнашты. Ярышлар 2 өлешкә бүленеп: 1996-2000 елгылар, 2001 һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар арасында үтте. Команда составында 3 егет һәм 1...
-
Победители VI зимней спартакиады
9 апреля в министерстве по делам молодежи спорту и туризму Республики Татарстан прошло чествование победителей и призеров VI зимней спартакиады учащихся России 2013 года. В торжественном мероприятии приняли участие министр по делам молодежи спорту и туризму Республики Татарстан Рафис Бурганов, заместитель министра Халил Шайхутдинов, директор Республиканского центра физической культуры и...
-
Авырлыкларга бирешми ул
Әлеге фотода, күптән түгел Ютазы районында укучылар спартакиадасы кысаларында узган гер күтәрү бәйгесендә II урынны яулаган Әлфис Мостафин (район командасы бу ярышта IV урынга ия булган иде). Остазы Илнар Нәбиев җитәкчелегендә чыныгу алган яшь спортчының моңа кадәр дә җиңүләре шактый иде. Татарстан буенча үз яшьтәшләре арасында бер тапкыр - I...
-
Кубок янә бездә калды
20 апрель көнне "Иман" спорт сараенда Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына 1997-1999 елгы яшүсмерләр арасында 2 көн дәвамында барган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирга йомгак ясалды. Районның гына түгел, Татарстан милли көрәш тарихында лаеклы урын алып килгән әлеге зур турнир быел XIII тапкыр уздырылды. 13 саны күпләр...
-
Пейнтбол
Пейнтбол яңа уен төре буларак Актанышта да үсеп килә. Ул, бер яктан, район халкының ялын оештыру чарасы булып торса, икенче яктан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны күздә тота. Ә үз сәламәтлегеңне ныгыту, гомумән, сәламәт булу бүген модада. Әлеге язмада пейнтбол турында мәгълүмат китерергә уйладым. Чөнки күпләр өчен бик үк таныш түгел...
-
Актанышта шахмат фестивале
Әлеге көнгә багышлап Актаныш шахмат мәктәбендә зур фестиваль үтте. Биредә 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 30дан артык шахмат сөючеләр катнашты, арада Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән кайткан кунаклар да бар иде. Ярышлар берничә номинациядә үткәрелде: ветераннар, ир-егетләр һәм төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында узды. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр ачыкланып...
-
Мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашында атлар һәм автомобильләр узышы
Районыбызда моңарчы күрелмәгән яңа төр Республика бәйгесе - мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашында атлар һәм автомобильләр узышы үзебезнең районда 2 августта сәг. 14.00 "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда оештырыла. Программада концерт номерлары, күргәзмә-сату булачак. Хөрмәтле, райондашлар, Сезне шушы бәйгене тамаша кылырга чакырабыз.
-
Велоузышчылар бәйгесеннән
-
10 август - Физкультурачылар көне
Спорт, физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән яшәүче кешеләрне берләштерә. Быел районда ул яңа төр бәйге - велосипедчылар ярышы белән үзенчәлекле дә, истәлекле дә булды. Район балалар иҗат үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында иртәнге якта теннис, дартс, кул көрәше буенча бәйге үтте. Шул рәвешле алар 4-8 сентябрьдә "Байтик"...
-
Америка күчтәнәче
Шушы көннәрдә Туган як музее яңа тарихи ядкаръләр белән баетылды. Америкада яшәүче якташыбыз, төрле арага йөгерү буенча Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданова еллар дәвамында, жир шарының төрле почмакларында узган ярышларда яулаган җиңү мизгелләре белән уртаклашты. Туган як музеенда спортчының 40 кубогы, 61 медале, 86 билгесе, шул исәптән...
-
Стритбол ярышы 14 нче тапкыр узды
17 август көнне районда матур гадәткә әйләнгән Стритбол ярышы 14 нче тапкыр узды. Актаныш баскетбол федерациясе оештырган ярышта үзебезнең район командалары теләп катнашты: I урында- "Нурики", II урында - "Ильдан", III урында Тыңламас авылы командасы.