Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Котлыйбыз, Альмир!

Куян авылы егете Альмир Фәхразыев райондашларыбызны да, әти-әнисен дә спорттагы уңышлары белән даими сөендереп тора. Шушы көннәрдә генә Ярославль шәһәрендә узган чемпионатта - күз буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында җиңел атлетика буенча көч сынашып, җиңү яулап кайтты ул! 60 метр һәм 400 метр аралыкта йөгереп, икесендә дә беренче урын яулады. Чемпион...

Куян авылы егете Альмир Фәхразыев райондашларыбызны да, әти-әнисен дә спорттагы уңышлары белән даими сөендереп тора.
Шушы көннәрдә генә Ярославль шәһәрендә узган чемпионатта - күз буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында җиңел атлетика буенча көч сынашып, җиңү яулап кайтты ул! 60 метр һәм 400 метр аралыкта йөгереп, икесендә дә беренче урын яулады.
Чемпион егетебез әлеге бәйгедән Европа чемпионатына юллама белән кайткан.
Альмир хәзер 14 мартта Башкортостанда Стәрлетамакта үтәчәк гол-бол буенча ярышка әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев