Хәйрия
-
ТЕЛӘКЛӘР ЧЫРШЫСЫ: Район башлыгы Ленар Зарипов игезәкләр Илһам белән Ислам Гыйльметдиновларга планшетлар бүләк итте
Илһам белән Ислам Гыйльметдиновлар «Теләкләр чыршысы» акциясенә катнашырга уйлыйлар- күңел түрләрендә йөрткән иң изге теләкләрен хатка язалар.
-
ИГЕЛЕК МАРАФОНЫ-2022: Сәламәтлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм йөзеннән 2 377 092, 68 сум акча җыелды
Бүген районыбызда 23нче тапкыр «Игелек марафоны» узды.
-
«Актаныш-информ»да туры эфир: Бүген районыбызда 23 нче тапкыр «Игелек марафоны» уза
Актаныш районында элек-электән миһербанлы, кешелекле, кечелекле халык яши. Райондашларыбыз менә егерме өченче тапкыр мөмкинлекләре чикле авылдашларны аякка бастыру, дәвалау, авыр хәлдәгеләрнең хәлләрен җиңеләйтү, гомерен озайту максаты белән «Игелек марафоны»на үз өлешләрен кертә.
-
Мәрхәмәтле райондашлар көче белән хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә утын кайтарылды
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм итү, аларны кайгырту эшенә бик күпләр үзләре теләп кушыла.
-
Бүген «Яшьлек»тә «Киек каз юллары» хәйрия концертының унберенчесе узды
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Киек каз юллары» хәйрия концертының унберенчесе тәкъдим ителде.
-
Сәламәтлекләре чикле булса да башкаларны кайгырталар: Иске Сәфәрдә яшәүчеләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итә
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүче райондашларга Иске Сәфәр авылы халкы беренчеләрдән ярдәм итүгә кушылды. Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә авыл хатын-кызлары төрле түгәрәкләргә даими йөреп тора. Беркөнне уйлашалар да бергәләп китапханә залында йон оек бәйләүне оештырып җибәрәләр. Җепләр беткәч, өйдәге сарык йонын алып килеп язалар, эрлиләр. Электән бәйләмнән аерылмаган апа-әбиләр аеруча тырыша. Бүген дә районда узган инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган кичәне кул эшләреннән аерылмыйча карап, тыңлап, җырларга кушылып утырдылар.
-
«БлагоДарение» фонды волонтерлары сәламәтлекләре чикле өлкәнебезгә утын ярып бирде (фоторепортаж)
«БлагоДарение» хәйрия фондының Актаныш районындагы волонтерлары бүген авылдашыбыз Дөлфара Хөсәеновага зур ярдәм күрсәтте. Укучылар Дөлфара апаның ихатасындагы юан-юан бүкәннәрне ярып- өеп куйдылар.
-
Бүген балалар иҗат үзәгендә «Ярдәм кулын сузыйк» игелек ярминкәсе узды
«Балалар иҗат үзәге»ндә Инвалидлар декадасы кысаларында «Ярдәм кулын сузыйк!» дип исемләнгән хәйрия ярминкәсе оештырылды.
-
Бүген, 5 декабрь- Халыкара волонтерлар көне
5 декабрь көнне, Россия президенты В.В.Путинның Указы буенча Рәсәйдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә.
-
Кышны яңартылган өйдә каршылаучы инвалид Флүсә Гаффанова: «Башак» җитәкчесенә рәхмәт!
Районыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр шактый. Алар яшәгән йортлар тирәсеннән үтеп -сүтеп йөрсәк тә эчендә нинди гамь белән яшәгәннәрен кайчак бөтенләй белмибез, я белеп тә тә игътибарга алмыйбыз. Яңа Әлем авылында яшәүче 2 нче төркем инвалид Флүсә Гаффанова быелгы кышка яңарган, төзекләндерелгән йортында кыш чыгачак.
-
«Дәниф абыйны күреп күземнән яшьләр килде»: Якташыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк!
Эстраданың танылган җырчысы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк. Бу хакта аның якын дусты, җырчы, автор-башкаручы Ринас Әхмәтов хәбәр итте. «Күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булды. Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк», - ди ул.
-
Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе: Богады җирлегенә дә үтеп кердек
Районыбызның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова үзе дә тынмый, башкаларга да тынгы бирми торган җитәкче. Үз проблемалары белән ялгыз калган мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз юкка гына аңа тартылмый шул. Шушы көннәрдә генә тынгысыз педагог (Фәйрүзә апа гомер буе укытучы булып лаеклы ялга чыкты) Иске Богады җирлеге җитәкчелеген дә кузгатты.
-
К Всероссийской акции «Осенняя неделя добра» присоединились 45 районов Татарстана
По всей России с 24 октября по 7 ноября проходит акция «Всероссийская неделя добра».
-
Балалар иҗат үзәгендәге ярдәм пунктыннан 131 тартма кирәк-ярак Казандагы «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенә юл алды
Балалар иҗат үзәге хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм җыю пункты итеп билгеләнде.
-
«Ярдәм янәшә» хәйрия проектына кушылырга чакырабыз
«Ярдәм янәшә» хәйрия проекты кысаларында Балалар иҗат үзәгендә мобилизацияләнгән райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм җыю ноктасы ачылды.