Әйләнеп кайтыгыз: Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте хәйрия концерты куйды
Бүген, 28 октябрьдә Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният сараенда Актаныш якташлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Әйләнеп кайтыгыз» хәйрия концерты булды.
Әгъбәс авылында туып-үскән Вәсим Вахитов Казанда яшәүче якташларыбызны бер йодрыкка туплап торучы зур шәхес. Махсус хәрби операция башлану белән беренчеләрдән булып Вәсим Хуҗаҗан улы Актанышның күренекле сәнгать әһеллләре белән «Донбасска хат» хәйрия концерты оештырды. Тагын берничә тапкыр концерт күрсәтер, тамашадан кергән акчаларны артистларыбыз ут эчендәге егетләребезгә ярдәм итеп тапшырды.
Бүген, 28 октябрьдә «Чулпан» мәдәният сараенда булып узган җырлы хәйрия тамашасы «Әйләнеп кайтыгыз» дип аталган иде.
Оештыручыларның максаты- махсус хәрби операциядәге солдатларыбызны җиңүгә рухландыру, аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итү. Концертта танылган артистлар, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Актанышта яшәп иҗат итүче талантлар катнашты.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов якташларыбызга игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Руслан Усманов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев