Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Татар Ямалы мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды

Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән оештырылган.

— Мәктәп, балалар бакчасы коллективы, укучылар, ата-аналар кул эшләре, пешерелгән ризыклар алып килделәр. Ярминкәдән кергән өлешне егетләрнең гаиләләренә бүлеп бирергә карар кылдык. Укучылар батырларга матур рәсемнәр, эчтәлекле открыткалар да ясадылар. Изгелеккә кечкенә өлеш кертә алуыбызга без бик шат. Дөньялар тынычланып, барлык батырлар исән-имин туган йортларына әйләнеп кайтсалар иде, дигән теләктә калабыз, ди Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Нургалиева.

Барлыгы игелек һәм изгелек максатлары белән сугарылган ярминкәдән 15000 сум күләмендә акча тупланган. Әлеге сумманы белем йорты өч гаиләгә — 5000 сум итеп бүлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев