19 декабрьдә илебез президенты Владимир Путин халык сорауларына җавап бирә
Россия халкы Владимир Путин белән туры элемтәгә 314 меңнән артык сорау юллаган.
«Россия 24» телеканалында билгеләп үтүләренчә, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге – 67 проценты – хатын-кызлардан килгән, сорауларның 33 проценты иратлар өлешенә туры килә. Россиялеләрне барыннан да бигрәк социаль өлкә һәм махсус хәрби операция кызыксындыра. Кремльдә хәбәр итүләренчә, «Ел нәтиҗәләре» 19 декабрьдә 12:00 сәгатьтә башлана. Сораулар программаны трансляцияләү тәмамланганчы кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев