Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

57нче бистәлеләр җыелды

Актанышның әлеге кварталында берничә урамында яшәүче урамдашларның сораулары һәм мөрәҗәгатьләре хәтсез җыелган. Алар чишелеш таләп итә.

                                   Шуңа күрә дә, бүгенге кичтә, Актаныш районы башлыгының урынбасары Илшат Габделхаев һәм Актаныш авылы Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хуҗин белән райондашларыбыз очрашуга дәррәү килгәннәр иде. Кичнең суык булуына карамастан, биредәге "Тылсым" балалар бакчасы алдында 57нчелеләр шактый күп булды.

                                   Иң проблематик мәсьәләләр юл, су, агачларны кисү, балалар мәйданчыгы булмавы булды. Җитәкчелек гозерләрне тыңлап, җаваплар бирде. Кайбер сораулар соңрак кәнәгатьләнедереләчәк, алары язып алынды. 
Әйткәндәй, бу проблемаларның берсе дә чишелми торган түгел, балалар мәйданчыгын(корылмалары бар, әзер ул) кая куярга икәнен генә хәл итәсе бар Химиков урамының яңа ягында яшәүчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев